Этнэ таны

Олимпиада турында уйланулар

Кара диңгез буенда ял итәргә туры килгәне юк иде әле миңа. Су керү сезоны булмаса да, быелгы озын кышкы каникулларны Сочида уздырырга планнар корганда, бер атып ике куянны тотарга ният иттем: беренчедән, Кара диңгез ярындагы менә дигән санаторийда сәламәтлегемне ныгытырга, икенчедән, Сочиның Кышкы Олимпия уеннарына ничек әзерләнүен күз кырые белән...

Кара диңгез буенда ял итәргә туры килгәне юк иде әле миңа. Су керү сезоны булмаса да, быелгы озын кышкы каникулларны Сочида уздырырга планнар корганда, бер атып ике куянны тотарга ният иттем: беренчедән, Кара диңгез ярындагы менә дигән санаторийда сәламәтлегемне ныгытырга, икенчедән, Сочиның Кышкы Олимпия уеннарына ничек әзерләнүен күз кырые белән булса да күреп кайтырга мөмкин булыр дип, юлга чыктым...

Чиләбе - Адлер поезды Сочиның Лазаревское бистәсенә төнге сәгать өчтә килеп туктады. Санаторийга урнашып беткәндә таң ата башлаган иде инде. Мин тәрәзәгә ябыштым: әнә бит ул, Кара диңгез! Күк йөзе чалт аяз булуына карамастан, кап-кара булып күренә. Чынлап та кара икән бит, ләбаса! Ә сере нидә, беләсезме? Сигез миллион еллар чамасы элек биредә тозлы һәм тозсыз ике диңгез булган, диләр. Көчле җир тетрәүдән соң алар арасындагы җир упкан, һәм диңгезләр кушылганнар. Нәтиҗәдә, тозсыз диңгездә яшәүче күпсанлы җанварлар һәлак булган. Ә аларның черүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән сероводород матдәләре әлегәчә диңгез төбендә яталар һәм аңа кара төс бирәләр. Хәтта су төбенә төшерелгән якорьләр дә каралып чыгалар икән.
Кавказ тауларын күрмәгән кеше шул вакыттагы җир тетрәүнең масштабларын күз алдына китерә алмый. Җирле риваятьләргә караганда, борын-борын заманда шушы тирәләрдә иләмсез зур койрыклы дию пәрие яшәгән, ди. Нәрсәгәдер ачуы чыгып, ул койрыгы белән бәрә-бәрә җирне айкап ташлаган, имеш.
Чынлап та, Кавказ сыртлары айкалган җир катламнарын хәтерләтә. Урман үскән тау битләренә карап, моны аңлап булмый, әлбәттә. Ә менә Лазаревское бистәсеннән Сочиның үзәк районнарына серпантин тасмасы кебек бормалы-сырмалы юлдан барганда бу яхшы күренә. Юл салу өчен уелган кыяларның киселеше гадәти түгел. Йә вертикаль, йә диагональ рәсеме буенча аларның кайчандыр горизонталь рәвештә ятуын, аннары ниндидер сәбәпләр аркасында үрә торып басуларына хәйран калып барасың. Чынында исә җир тетрәү нәтиҗәсендә тектоник плитәләр кузгалган һәм шуннан искиткеч горур һәм гүзәл таулар һәм упкыннар барлыкка килгән.
Кавказ таулары һәм Кара диңгез арасына сыенып утырган авылларда шундый ук горур адыгей халкы яшәгән. Дөрес, алар анда әле дә яшиләр, тик бик аз санда. Россия Кавказны яулап алу сугышын башлагач, адыгейлар үз җирләрен бирмәс өчен, 47 ел буе көрәшкәннәр. Ләкин, көчләр тигез булмаганлыктан, мөселман кардәшләребез җиңелгән һәм черкесларны (рус гаскәрләре адыгейларны, убых, чечен һәм дагстан халкын шулай атаганнар) Төркия кабул иткән, ә руслар бирегә казакларны китереп утыртканнар. Тик җир эшкәртеп, икмәк үстереп көн күргән бу халык, таш өстендә бернәрсә дә үсми дип, Ростов һәм Краснодар якларына кайтып киткән. Ә Сочи (Шаче елгасы исеменнән алынган атама) тирәсендәге буш урыннарга грек, әрмән һәм эстон халкы килеп урнашкан. Менә шулай быелгы Олимпиаданың чаңгы ярышлары уздырылачак Красная Поляна, Роза Хутор һәм Эстосадок авыллары барлыкка килгән.
Бу авыллардагы йортлар төзелешендә Рим һәм Прибалтика архитектурасы чалымнары әле дә саклана. Күптән түгел генә асфальт юлы да булмаган бу авыллар соңгы җиде елда танымаслык булып үзгәргәннәр. Диңгез өстеннән 600 метр биеклегендәге Роза Хуторда таудан шуу курорты үсеп чыккан. Кыргый тау битләрендә 50 километр чамасы чаңгы юллары ясалган, кунакханәләр төзелгән. Биредә чаңгы шуу өчен бөтен уңайлыклар да булдырылган. Ял итүчеләр аны Швейцария курортларына тиңлиләр, чөнки монда гаиләң белән дә, дусларың белән дә ял итәргә була. Ә экстремаль спорт төрләрен яратучылар өчен чын җәннәт инде менә.
Кышкы Олимпия уеннарында катнашучыларга бөтен уңайлыкларны да булдыру өчен хөкүмәт тә, шәхси инвесторлар да, Сбербанк, Газпром кебек зур оешмалар да инвестицияләрен жәлләмәгәннәр. Ниһаять, таулар арасына кысылып утырган авылларга газ килгән, юллар, кибетләр, яңа йортлар салынган. Таш Багана дип аталучы тау башына кадәр Швейцариядән кайтарылган фуникулерлар (тауга менү өчен асылма кабинкалар) эленгән. Аңлыйсыздыр, шушы югарылыкта эшләү, тау башына кадәр техника, төзү материаллары күтәрү, ясалма кар аппаратлары кую һәм ике ел буе яуган карга саклагычлар ясау өчен бик күп акча таләп ителгән. Сочидан Красная Полянага кадәр салынган асфальт юлының бәясе, мәсәлән, 9.5 миллиард сумга төшкән. Чагыштыру өчен, Америка Кушма Штатлары Марска космик кораб җибәрү өчен дә шулкадәр акча тотканнар. Ә Олимпиада объектларын төзү өчен барлыгы бер триллион сумнан да артык акча сарыф ителгән. Хөкүмәт акчаларының 200 миллионы олимпиада объектлары төзү өчен, ә 500 миллионы Сочины төзекләндерү өчен тотылган. Башка чыгымнарны инвесторлар үз өсләренә алганнар. Бу санга Сочиның үзендә төзелгән барлык корылмалар да керә: «Фишт» стадионы, «Большой» боз сарае, «Шайба» боз аренасы, «Боз кубы» керлинг үзәге, «Айсберг» спортның кышкы төрләре сарае һәм «Адлер-Арена» тимераякта шуу үзәге. Шулай ук биредә яңа тимер юл вокзалы үсеп чыккан, «Ласточка» дип аталган тизйөрешле иллеләп электричка кайтарылган, аэропорт яңартылган, бер ел да җиде ай эчендә зур христиан соборы төзелгән. Олимпия авылы да, каршыдагы Дисней-лэнд та, Кавказ таулары кебек үк, күз ачып йомганчы барлыкка килгәннәр сыман.

Без шушы корылмаларны карап йөргән вакытта (3 - 6 январьда) Россия Президенты Владимир Путин да Сочиның Олимпиадага әзер булу-булмавын тикшерергә килгән иде. Ул Псехако тавы башында төзелгән «Лаура» чаңгы шуу комплексы трассаларыннан берничә тапкыр шуып төште, «Большой» боз сараенда хоккей уйнап карады, террористик актларны булдырмау чаралары белән танышты, Раштуага каршы төндә Олимпия авылында яңа ачылган соборда гыйбадәт кылуда катнашты. Гомумән, президент башкарылган эшләрдән канәгать калган, диләр. Ә менә җирле халык бу турыда ни уйлый соң?
Фуникулерга утырып тау-ның иң югары башына менеп киткәнче башыма берәр нәрсә алып киим дип, Красная Полянаның бер кибетенә кергән идем (диңгез буенда температура +15 булса, 600 метр югарылыкта инде 0дән түбән икән), бәяләрне күреп, кире борылдым. Бер чынаяк кофе 200 сум торса, олимпиада символлары төшерелгән спорт киемнәре 4 меңнән югарырак. Әйе, безнең ише гади халык өчен түгел инде бу кибетләр. Әнә, бер-бер артлы тезелеп киткән бутикларда бик кыйммәтле сәгатьләр, асылташлар, иң кыйммәтле киемнәр сатыла... Ә олимпиада ярышларына керү билетлары ни тора?! Шулай итеп, мин Роза Хуторда бер чынаяк кофе дә эчә алмыйча, яланбаш фуникулерга утырдым да Путин шуып төшкән Псехако тавының иң югары ноктасына менеп киттем.
Әйе, минем организмга бу көнне бик күп адреналин бүлеп чыгарырга туры килде. Серпантин юлы буенча Красная Полянага кадәр килү бер куркыныч булса, автобусыбызның Дагомыс тавыннан төшүе икенче стресс булды. Нервлары нечкә хатын-кызларның кайберләре экскурсоводтан целлофан пакет та сорап алдылар хәтта. Кирәге булмады, әлбәттә, әмма күңелләре нык болганды бугай. Ә инде фуникулерга утырып упкыннар һәм очлы башлы кыялар арасыннан тау башына күтәрелү тагын да куркынычрак икән. Ләкин болытлар эченә кереп китеп, тау башына аяк басып, тирә-якка күз салсаң, бу куркуларның каядыр аста калуын аңлыйсың. Грек аллалары яшәгән Олимп тавы да нәкъ шундый горур һәм якын килмәслек текә булгандыр, мөгаен. Күз камашырлык ак карлы тау түбәләре, горизонтка кадәр сузылган чал Кавказ сыртлары, яныңда гына очып йөрүче бөркетләр яшәешнең мәңгелек һәм шул ук вакытта бер мизгел генә икәнлеген раслыйлар сыман.
Яшүсмер балалар да, олырак яшьтәге спорт сөючеләр дә «Лаура» комплексына менү белән аякларына чаңгы эләктерәләр дә, курыкмыйча, 2200 метр югарылыктан аска ыргылалар. Мин, Иске Ярмәкнең сикәлтәле Юкәле тавыннан югарырак нәрсә күрмәгән кеше буларак, батырчылык итмәдем, әлбәттә. Ә теләк зур иде... Бәлки, икенче юлы әзерләнебрәк килергә булыр. Бу тауны буйсындырган хатыннар белән фуникулерга утырып таудан төшкәндә: «Бернәрсәсе дә юк аның, ерактан гына куркыныч булып тоела. Монда дүрт төрле биеклектәге шуу урыннары бар. Без инде монда кыш башланганнан бирле шуабыз. Курыкма!» - дип гайрәтләндерделәр. Аллаһы теләсә, Аллаһы теләсә...
Красная Полянага төшкәч, автомат пешергән кофе эчеп булса да җылынмакчы идем. Булмады. Ул мәлгуньйөзлекне дә, иллелекне дә кабул итми икән, ун сумлык тимер акча сорап утыра. Каян алыйм мин аны? Халыкка уңай булсын дип төзелгән булса, фуникулер станциясе янына пирожки сатучы берәр карчыкны утыртып куйсалар, бик яхшы булыр иде дә бит. Юк. Чаңгы шуып арыган гади халыкка Роза Хутордагы бутикларда сатылучы кыйммәтле сәгатьләр дә, иң затлы киемнәр дә кирәк түгел. Ярар, бәлки Олимпиададан соң бушап калган бутиклар урынында безнең өчен дә берәр нәрсә булыр әле...
Ачыккан туристларны экскурсовод каядыр авыл читендә урнашкан кафега алып керде. Безнең заказлар үтәлгән арада җирле халык белән аралашып өлгердем. Кайберләре авылга газ керү, балаларына эш табылудан бик канәгать. Ә кайберләре бик риза түгел. Чөнки Сочиның үзендә дә, тирә-як авылларда да шәхси йорт хуҗаларына үз йортларына шактый ук чыгымнар таләп иткән ремонт ясарга, тышкы диварларны барысын бертөрле саргылт төскә буярга, ә түбәсен кызыл яисә көрән калай белән капларга туры килгән. Элек ямьсез булып таралып яткан йортлар хәзер матур итеп җыештырылган. Кайчан да булса җыештырырга кирәк иде бит инде. Ярар. Олимпиада үтәр, ә бу вокзаллар, Олимпия авылындагы кунакханәләр һәм спорт корылмалары Сочи халкына гына түгел, бөтен ял итүчеләргә дә хезмәт итә башлар, дип ышанасы килә. Тик шикләндерә. Күптән түгел генә президент дачасы янындарак төзелгән кунакханә номерында яшәү көненә 145 меңгә төшә икән. Шулай да чират. Нәрсәсе алтын икән, кереп карыйсы иде...
Менә шулай, көтмәгәндә, Владимир Путин белән бер вакытта Сочиның Олимпиадага әзер булу-булмавын тикшереп чыгарга насыйп булды. Бар да яхшы, бар да шәп. Тик шулай да, Кавказ тауларының Олимп тауларында гына яшәүче грек аллары тавы кебек гади халык өчен якын килмәслек булмавын, Сочиның да, Роза Хуторның да элеккегечә Бөтенроссия сәламәтләндерү үзәге булып калуына ышанасы килә

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: