Этнэ таны

Олы Мәңгәр егетләре хоккей уйнаячак

"Әни, миңа коньки кирәк", -ди беркөнне уртанчы улым. "Нәрсәгә ул сиңа, каток юк ич бездә", -дим. "Ба-а-ар", - ди. "Мәктәп янында бер дигән каток эшләделәр, су белән катырасы гына калды". Менә, малай, көн саен Әтнә белән ике арада йөреп, шундый яңалыкны да ишетми калганмын. Кайчандыр мәдәният йорты янында шундыйрак каток...

"Әни, миңа коньки кирәк", -ди беркөнне уртанчы улым. "Нәрсәгә ул сиңа, каток юк ич бездә", -дим.

"Ба-а-ар", - ди. "Мәктәп янында бер дигән каток эшләделәр, су белән катырасы гына калды". Менә, малай, көн саен Әтнә белән ике арада йөреп, шундый яңалыкны да ишетми калганмын. Кайчандыр мәдәният йорты янында шундыйрак каток эшләп, егетләрнең хоккей уйнап йөргәне истә анысы. Әмма анысы инде ватылып, тарихта гына калды. Иренмәдем, мәктәп янына төштем. Элек чүп үләне үсеп утырган зур гына мәйданда чыннан да каток эшләп куйганнар. Башлап йөрүчеләре - авыл яшьләре. Араларыннан аерып Рөстәм Хафизовны атар идем. Грейдер алып кайтып, каток өчен урынны ул әзерләгән. Күрше егете Илназ Хисматуллинны да әйтми калып булмый. Айнур Халиков, Айрат Галиев, Айнул Каримов, Бахтыяр егете Айрат Хәсбиуллин үз акчаларына тимер баганалар алып куйганнар. Күмәк хуҗалыкның ярдәме дә зурдан булган. Каток өчен урынны Габделбәр Әүхәдиев тракторы белән әзерләп, тигезләгән. Рамил Мостафин белән Рамил Мөхәммәтҗанов, Габделбәр Каюмов КаМАЗ белән ташыган грунтны Фәнил Сәфәргалиев төяп торган. Капкаларын сварка белән Илһам Әхмәтҗанов эшләп биргән. Каток кырыйларына ут та куйганнар. Күмәк хуҗалык ярдәме белән алынган әлеге баганалыкларны, утларны, кабельләрне Илназ Рузметов көйләгән. Су сибү өчен 60 метр шланганы да колхоз идарәсе алган. Шәхси машина белән Алмаз Әхмәдиев, сварка белән Рәис Нәзипов, шулай ук авыл егетләре Реваль Йосыпов, Илһам Хәсәновның бу эштә ярдәмнәре зур. Мәктәп укучылары - абыйлы-энеле Радик һәм Инсаф Каримовлар, биредә укып чыккан Ирек Зәйнуллин, Илмир Сабиров, Рәсим Якупов, Булат Муллахмәтов, Рамил Халиков та кулларыннан килгәнчә булышканнар. Шулай булмый ни, спорт белән шөгыльләнер өчен бу бит бер дигән урын. Әнә, Олы Мәңгәр урта мәктәбе укучылары да, физкультура укытучысы Фәрхәт Зиннәтов җитәкчелегендә, "булсын", дип тырышып йөриләр. Югары сыйныф кызлары чыгып, мәйданда кар таптаганнар. Бер кат су сиптереп катырган катокны мин төшкәндә Рамазан Рузметов белән Радик Кәримов кардан чистартып ята иде.

Реклама

Монда эшлисе эшләр байтак әле. Әйләнә - тирәсенә саклагыч сеткалар алынмаган. Шулай ук катокны чистартып тору өчен көрәкләр дә кирәк булачак. Булышырга теләге булып та, өлгерми калучылар булса - Илназ Хисматуллинга мөрәҗәгать итә алалар.

Күмәк хуҗалык рәисе Айдар Шәрипов, авыл советы җитәкчесе Вәзих Хисматуллин ярдәме белән авылыбыз егетләре бик зур эш башкарып чыкканнар. Һәркем үзе өчен генә яшәгән бу заманда киңәшеп, берләшеп шундый эшләр майтаруларына сокланырлык. Бу тирәдә яшәүчеләр генә аңлап кабул итсеннәр иде. Мәктәп янындагы бәдрәфкә баручы балалар өчен куелган утны инде өч тапкыр бәреп ваткан кебек кыланмаслар дип ышанам. Үзебезгә карата ихтирамлы булуларын теләсәк - бүтәннәргә дә ихтирамлы булыйк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: