Этнэ таны

Олы Әтнә мәчетендә балаларның намаз уку осталыкларын сынадылар

"Мәктәп яшендәге балаларны җыеп, намаз уку осталыкларын барларга уйладык", - ди район мөхтәсибе Наил хәзрәт.

Реклама

8 гыйнвар көнне Олы Әтнә мәчетендә узган әлеге чараны бәйге дип атауга каршы ул.
- Бәйге дигәч, балалар арасында куркып килмәүчеләр булыр. Ә монда гап-гади - киресенчә, белеп бетермәүчеләргә ярдәм итәбез. Тырышкан балаларга бүләге дә була, - дип елмая Наил хәзрәт.
Бәрәскәдән бер төркем балаларны Люция абыстай алып килгән. Суфия абыстай белән Мәхмүт абый җитәкчелегендә килгән Күңгәр делегациясе бик ишле күренде.
- Әле беренче елларын гына дини сабак алалар. Бирегә 12 бала алып килдек, - ди Суфия апа.
Түрдә, өстәл артында утыручы мөхтәсибәт әгъзалары дин юлына яңа адымнар сала башлаган балаларның осталыкларын бәяләделәр.

Теги: дин џђм
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: