Этнэ таны

Олы Әтнәдә – янгын

Олы Әтнә авылының Кустар урамында кичке сәгать сигез белән тугыз арасында янгын чыкты. "Кызганычка каршы, урамнарга керә алмау сәбәпле, янгын сүндерү машиналары вакытында килеп җитә алмый тоткарландылар. Пычракка батып калу сәбәпле, аларны чыгарып, вакыт сузылды. Нәтиҗәдә каралты-кураның йорт, сарай янып бетте", - дип хәбәр итәләр янгын күзәтчелеге бүлегеннән. Бүгенге көндә...

Реклама

Олы Әтнә авылының Кустар урамында кичке сәгать сигез белән тугыз арасында янгын чыкты. "Кызганычка каршы, урамнарга керә алмау сәбәпле, янгын сүндерү машиналары вакытында килеп җитә алмый тоткарландылар. Пычракка батып калу сәбәпле, аларны чыгарып, вакыт сузылды. Нәтиҗәдә каралты-кураның йорт, сарай янып бетте", - дип хәбәр итәләр янгын күзәтчелеге бүлегеннән. Бүгенге көндә янгын чыгу сәбәпләрен тикшерү бара. Инде юлсыз булган авыллар да бар, Ходай Тәгалә аларны хәвеф-хәтәрдән сакласын инде. Карак бер нәрсәне ала, янгын бер нәрсәне дә калдырмый ала, диләр. Сак булыйк, игътибарны югалтмыйк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: