Этнэ таны

Патриотлар– Әтнәдә

Мин сезгә үзем кебек гап-гади татар авылында үскән малайның ничек итеп хыялларын чынга ашыруы хакында сөйләргә телим. 1956 елның 18 апрелендә Күңгәр авылында туган ул. Үзеннән өлкән өч кыз туганының һәм тол калган газиз әнисенең бердәнбер яклаучысы, таянычы булырга тиешлеген бик яшьли төшенгән егет. Күрше бабайның иске гармунын төзәтеп, үзлегенннән...

Мин сезгә үзем кебек гап-гади татар авылында үскән малайның ничек итеп хыялларын чынга ашыруы хакында сөйләргә телим. 1956 елның 18 апрелендә Күңгәр авылында туган ул. Үзеннән өлкән өч кыз туганының һәм тол калган газиз әнисенең бердәнбер яклаучысы, таянычы булырга тиешлеген бик яшьли төшенгән егет. Күрше бабайның иске гармунын төзәтеп, үзлегенннән уйнарга өйрәнгәч, моңлы милли көйләр аша ятимлек ачысын җиңеләйтергә теләгәндер, бәлки. Ләкин "Нужа бабай" арбасына җигелгән әниләренә елап-сыктап кына ярдәм итеп булмый шул. Язмыш елакларны яратмый. Ир-егет буларак, тормыш йөген үз иңнәреңдә күтәрергә кирәк. Тәвккәллек, камил акыл, көчле беләкләр кирәк.

Ул елларда туып үскән балалар өчен Ватан, ватанпәрвәрлек төшенчәләре безгә караганда күпкә якынрак булган. Шундый мөхиттә тәрбияләнгән егетнең хәрби булырга теләве бер карашка гаҗәп тә түгел кебек. Ә шулай да әтисез үскән авыл баласы өчен күпме көч, тырышлык һәм максатчанлык кирәк. 1973 елда туган авылындагы урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап аттестат ала ул, һәм балачак хыялын тормышка ашыру өчен, югары белем эстәргә дип, башкалага юл тота. Үз көче белән укырга керә, төннәрен вагон бушатып акча юнәтә, авылдагы тол әнисенә дә ярдәм итә. 1979 елда Казан авиация инстиутын тәмамлый һәм 1981 елга кадәр Казан аэропортында инженер булып эшли. 1981 - 1985 елларда Йошкар-Ола шәһәренең хәрби частенда хисап начальнигы булып хезмәт итә.

Мәскәүдә Ф.Э.Дзержинский исемендәге хәрби академиядә укыган яшьтәшләре арасында бердәнбер татар егете була ул. (!) 1989 елда академияне тәмамлаганнан соң 1992 елга кадәр Саратов өлкәсе Татищево шәһәрчегендәге хәрби частьта группа командиры булып хезмәт итә. 1996 елда шунда ук командир урынбасары итеп билгеләнә.

Реклама

1996-1997 елларда Бөгелмә шәһәренндәге Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсендә штаб начальнигы була, 1997 елдан шунда ук идарә начальнигы итеп билгеләнә.

2004 елдан Россиянең Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Казан шәһәрендәге идарә начальнигы, 2006 елдан Казан шәһәре башкарма комитетының гражданнар иминлеген саклау Идарәсе начальнигы вазифасын башкара.

Аның җитәкчелегендә Казан шәһәренең 1000 еллыгы, 2013 елгы җәйге Универсиада кебек зур әһәмияткә ия вакыйгалар тыныч кына, имин генә узды.

Аның турында кайнар нокталарга гуманитар ярдәм илтүче кыю йөрәкле ир-егет, батырлыгы өчен күпсанлы дәүләт бүләкләре иясе дип тә өстисем килә. Кем ул дисезме? Минем дәү әниемнең бертуган энесе Тимерханов Фердинанд Мәҗит улы ул. Мин нәселебездә шундый кыю кеше булуы белән чиксез горурланам. "Ватанпәрвәрлек нәрсә ул?" - дип сорасалар, ул иң беренче чиратта Туган ил сагында торучы кыю йөрәкле ир-егетләр үрнәге дияр идем. Шулай ук ул Ватаныбызның батырлары, аның җиңүләре белән горурлану да. Ул шулай ук милли горурлык та.

Ә Фердинанд абыемны мин туган авылына, авылдашларына карата мөнәсәбәте, олы йөрәкле һәм шул ук вакытта кече күңелле булуы өчен дә, биш вакыт намазны калдырмаучы иманлы кеше булуы өчен дә хөрмәт итәм. Ул - минем горурлыгым, нәселебез горурлы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: