Этнэ таны

Президент прокуратура коллегиясенең утырышында катнашты

ТР Хөкүмәт Йортында 2013нче ел нәтиҗәләре буенча Татарстан прокуратурасы коллегиясенең утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм РФ генераль прокуроры киңәшчесе Александр Гаврилов катнаштылар. Показать полностью.. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган коллегиядә, шәһәр һәм район прокурорларының биләгән...

ТР Хөкүмәт Йортында 2013нче ел нәтиҗәләре буенча Татарстан прокуратурасы коллегиясенең утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм РФ генераль прокуроры киңәшчесе Александр Гаврилов катнаштылар.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган коллегиядә, шәһәр һәм район прокурорларының биләгән вазифаларына туры килүе экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәш өлкәсендә күрсәткән эшләре буенча бәяләнәчәк, дип белдерде. Түбән Камада, Нурлатта, Чистайда һәм республиканың башка районнарында куркуга салган сигналлар хокук саклау органнары, шулай ук хакимиятнең башка органнары эшендә дә җитди игътибарсызлык турында дәлилли», - диде ул.
Республика прокуроры фикеренчә, теләсә нинди җәмәгатьчелек күренешләре буенча даими мониторинг ясау зарур. "Һәр очракта бу вәзгыятьне китереп чыгарган сәбәпләрне ачыкларга, проблема килеп чыкканчы ук аны бетерү өчен чаралар күрү зарур. Эктремистик мотивлар буенча кылынган җинаять фактлары буенча барлык җинаять эшләре прокурорның шәхси контроленда булырга тиеш. Бу җинаятьләрне гомумҗинаятьләр рәтенә кертеп яшермәгез, проблема эчкә кертелергә тиеш түгел", - дип өстәде Илдус Нәфыйков хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп.
Илдус Нәфыйков шәһәр һәм район прокурорларыннан, шулай ук республика прокуратурасы аппаратыннан кыска вакыт эчендә эктремизмга ишарә булган барлык кире кагылган материалларны һәм җинаять эшләрен тикшерүне таләп итте.
Татарстан Президенты да докладында экстремизмга каршы тору һәм террорчылыкка каршы көрәшкә аеруча зур игътибар бирде. Аның сүзләренчә, узган елдагы вакыйгалар вәзгыятьнең киеренке булуын дәлилли. Моның белән бәйле рәвештә, Р.Миңнеханов прокуратура хезмәткәрләрен барлык хәбәрләргә, бигрәк тә Әлкидән, Биектаудан булган һәм башка район мәгълүматларына игътибарлы булырга өндәде. "Андый фактларны яшереп калдырырга ярамый. Булган вакыйгаларга үз вакытында прокуратура позициясеннән бәя бирү зарур", - дип ассызыклады Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов .

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: