Этнэ таны

“Провинциаль” театр “серләре”

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары Казанда татар матбугаты журналистлары белән очрашты.

100 еллык тарихы булган театр артистларының мондый очрашуда беренче тапкыр катнашулары булды бу. Беренче коймак төерле була дисәләр дә, әллә саф татар телендә баргангамы, әллә артистларның ихлас сөйләшүгә рухи яктан әзер булулары этәргеч бирдеме – әмма бик җанлы, кызыклы төстә узды.

Беренче карашка гап- гади авыл театрының дәүләт статусы алып, Камал, Тинчурин исемендәге күренекле театрлар белән бер дәрәҗәдә чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булуы күпләр өчен бүгенге көнгә кадәр сер булып тора. Аралашу вакытында бирелгән сорауларның төп мәгънәсе әнә шуңа ачыклык кертү тирәсендә йөрде.

Сорауларның иң беренчесе билгеле инде, 100 еллыкны ничек каршы алулары белән бәйле иде.

  • Юбилейга әзерлек күптән башланды инде. Быелгы сезонны узган сезонның иң уңышлы премьерасы – Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” драмасы белән ачып җибәрәчәкбез. 100 еллык юбилей хөрмәтенә Морис Метерлинкның “Күк кош”(“Синяя птица”) спектаклен әзерлибез. Ул “Бердәм Россия” партиясенең “Кече шәһәрләр театрлары” дип исемләнгән ярдәм проекты кысаларында сәхнәләштерелә. Шулай ук сезон дәвамында әлеге проект ярдәме белән Гәлиәскәр Камалның “Безнең шәһәрнең серләре” комедиясе дә сәхнәгә менәчәк, - диде бу уңайдан теар директоры Ленур Зәйнуллин. Шуны да ачыклап узасы килә, пьесаны татарчага Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин тәрҗемә иткән. Режиссеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев. Рәссамы - Геннадий Скоморохов, композиторы – Юрий Федоров. Хореографик элементларны сәхнәгә “Дорога из города” бию театры артистлары Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар куячак.

Сорауларның чираттагысы “провинциаль” театр атамасы белән бәйле иде. “Сезне шулай дип атауларына үпкәләмисезме , - дип кызыксынды Алсу ханым.

  • Авыл җирендә иҗат итү күпкә җиңелрәк, - дип җаваплады аны театрның режиссеры Рамил Фазлыев. Шуңа да үпкәлибез дип әйтү урынлы булмас. Шәһәр ыгы-зыгысыннан читтә уйлар өчен, иҗат итү өчен мөмкинлекләр күбрәк дип саныйм. - Театрга барлык халыкның 30 проценты йөри икән, монда инде бернинди үпкә була алмый, дип җөпләде аның сүзләрен Ленур Зәйнуллин. Саннар журналистлар арасында бераз аптырау да тудырды бугай. Сәнгать өлкәсенә кагылышлы күп кенә язмалар авторы буларак танылган Рүзилә Мөхәммәтова аны шунда ук элеп алды.

    - Бу республика бенча бик зур күрсәткеч. План буенча сез күпме халыкка хезмәт күрсәтергә тиеш? Грант отучы буларак, ни өчен спектакльләр кую өчен читтән кешеләр чакыртылмый?

  • Театр 15 мең халыкка хезмәт күрсәтергә тиеш, - диде Ленур Зәйнуллин. - 100 еллык булгач, үзебезнең көч белән оештыруны кулайрак күрдек. Киләчәктә Башкортстанның “Нур” театрыннан режиссер Илсур Казакъбаевны

    чакыру уе бар.

    Шунда ук журналистлар белән яңа билгеле булган сөекнечле хәбәре белән дә уртаклашты. Ул театрның Кыргызстан республикасына гастрольләре белән бәйле иде.

Очрашу барышында бирелгән барлык сорауларга да тукталып узсак, гәҗит бите генә җитмәс, мөгаен. Журналистлар артистлар мәсьәләсен ничек хәл итү белән дә, театрны таныту өчен нинди алымнар куллану белән дә кызыксындылар. Театр тарафыннан әле халык театры исемен йөрткән заманнарда куелган спектакльләрне кабаттан куюларын бер урында тапталу кебек аңлатырга тырышкан сораулар да булды. Ленур Зәйнуллин да, Рамил Фазлыев та, алар белән бергә килгән артистлар – Марат Хәбибуллин белән Гүзәл Гафарова да һәр сорауга тулы, төгәл җаваплар бирде. Шуның белән бергә бүгенге сәнгать өлкәсендә барган үзгәрешләргә дә тукталып уздылар. Театр актерларының махсус белемгә ия булуы таләп итүгә кагылышлы сорауга бергәләп җавап эзләделәр. Марат Хәбибуллинның Казан артына, башлыча үзебезнең Әтнәгә, бер гасырлык тарихы булган театрга кагылышлы фикерләре дә күпләрдә кызыксыну уятты. Шунысы да куандыра - бу очрашу беренчесе булса да, соңгысы булмаячак, Алла боерса. Артистлар киләчәктә ешрак очрашырга сүз бирде. Ә бу исә театрыбызның даны тагын да күтәреләчәк дигән сүз. Насыйп булсын!

 

"Алар тамашачы гына да түгел..." - Кыргызстаннан Ленур Зәйнуллин

Әтнә дәүләт драма театры артистларының Кыргызстанга киткәнен хәбәр иткән идек. Алар анда ике кич спектакль уйнадылар. Анда инде кич.

Әлеге илгә театрның тәүге гастрольләре бу.  Т. Абдумомунов исемендәге Кыргыз милли драма театры сәхнәсендә уйнау - Әтнә артистларының төшенә дә кермәгәндер. Ә менә хыялларында булгандыр. Ничек инде Чыңгыз Айтматов әсәрен сәхнәләштер дә бу хакта уйланма.

    Әле бит бу спектакльне Чыңгыз Айтматовның улы  Әскәр Айтматов  Татарстанның ул чактагы  мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән бергә  Әтнә дәүләт драма театрына килеп тә  караган иде һәм театр коллективы белән очрашканда Әскар Айтматов артистларыбызның уйнау осталыкларына сокланып киткән иде. Исегезгә төшерәм, ул  Татарстанга язучы Чыңгыз Айтматов тууының 90 еллыгына багышлап кино төшерү өчен, Кыргызстан делегациясе составында  килде. Әле бу төшереләсе фильмдә безнең театр артисткасы Гүзәл Гафарова да уйнаячак.

Реклама

  Ә бүген кич, әйе, Кыргызстанда инде кич, артистларыбыз икенче  көн "Гүзәлем Әсәл" спектаклен уйнадылар. Алкышлар астында билгеле.

- Кыргызстандагы тамашачыларыбыз спектакльне бик яратып кабул иттеләр. Һәм бик әйбәт карадылар. "Чиста татар теленә сусаган идек", дигән сүзләрне күп ишеттек. Аларны тамашачы гына дип  әйтеп тә булмый. Әйтерсең бик якын  туганнарын күргән кебек каршы алып, сәхнәдән алкышлап озаттылар. "Икенче елга тагын көтәбез", дип рәхмәтләрен әйттеләр. Тәэсирләр бик зур, артистларыбыз бик әйбәт уен күрсәттеләр. Фотоларга төшүчеләр күп булды ..- дип хәбәр итте театрыбыз директоры Ленур Зәйнуллин.

Ленур Ильфир улы салган  фотода танымаган кешеләр күрсәгез, алары Бишкек татар яшьләре булыр.

Сурия Мингатина

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: