Этнэ таны

Район башлыгы котлый

Бу чаклы садәлек кайлардан килгәндер?- Сез җирдә, мөгаен, аяклы гөлләрдер. Яктырып-балкытып торасыз җаннарны,- Әллә сез бәхеткә гомерлек таңнармы? Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Яз аһәңенә тәңгәл бәйрәмебез - 8 март якынлаша. Җанга җылылык, мәрхәмәт иңә. Нәкъ менә шушы көнне генә булса да, яшәвебезгә ямь бирүче, тормышыбыздагы бетмәс мәшәкатьләрне үз иңендә тартучы, балаларыбызны тәрбияләүче,...

Реклама

Бу чаклы садәлек кайлардан килгәндер?-
Сез җирдә, мөгаен, аяклы гөлләрдер.
Яктырып-балкытып торасыз җаннарны,-
Әллә сез бәхеткә гомерлек таңнармы?
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Яз аһәңенә тәңгәл бәйрәмебез - 8 март якынлаша. Җанга җылылык, мәрхәмәт иңә. Нәкъ менә шушы көнне генә булса да, яшәвебезгә ямь бирүче, тормышыбыздагы бетмәс мәшәкатьләрне үз иңендә тартучы, балаларыбызны тәрбияләүче, ара-тирә төн йокылары да күрмәүче хатын-кызларыбызга тиешле хөрмәтне күрсәтәсе килә. Замана ыгы-зыгысы белән Сезгә игътибарыбыз да җитмидер, ара-тирә хәтерегезне дә калдырабыздыр...Ә Сез һаман елмаясыз. Шундый көчле Сез!
Районыбыз - авыл хуҗалыгы районы, терлекчелек тә, игенчелек тә зур көч таләп итә. Бу тармакта хезмәт куючыларның да күпчелеге- хатын-кызлар. Ә уңышлары сөенерлек. Гомумән, кайда гына эшләсәгез дә, Сезнең тырыш хезмәтегез, өлгерлегегез, сабырлыгыгыз сокландыра, ара-тирә гаҗәпләндерә дә... Шундый булганыгыз,олы җаныгыз өчен рәхмәт! Бәйрәмегез мөбарәк булсын, сау-сәламәт булыгыз! Гаилә бәхете насыйп булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күрергә язсын! Сезгә карап сокланабыз, күңелләрдә бары горурлык. Рәхмәт Сезгә, әле ярый Сез бар, безгә үрнәк булып торырлык! Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән Сезне! Бәхетле булыгыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: