Этнэ таны

Роскомнадзор яшь буенча ике төрле яңа чикләү кертергә ниятли

Ведомство башлыгы сүзләренчә, чикләүләр мәгълүмати куркынычсызлыкны күздә тотып кертелә.

Россия Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роскомнадзор) гаммәви мәгълүмат чаралары өчен ике төрле яңа яшь чикләве (1+ һәм 3+) кертергә ниятлиләр.

Бу хакта ведомство башлыгы Александр Жаров хәбәр итте.

Реклама

«Хәзерге вакытта без гаммәви мәгълүмат чараларындагы яшь чикләүләрен күзәтәбез. Алар барлыгы дүртәү: 0+, 6+, 12+ һәм 18+. Бүгенге көндә 1+ һәм 3+ маркировкаларын кертү турындагы мәсьәлә бик кискен тора», - дип белдергән Александр Жаров Россия мәгариф академиясе попечительләр советы утырышында.

Ведомство башлыгы сүзләренчә, маркировка тыю максатыннан түгел, ә мәгълүмати куркынычсызлыкны күздә тотып кертелә – яшь чикләве балага нәрсәнең файдалы булуын һәм аның психик сәламәтлегенә нәрсә зыян китерүен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/06/176515/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: