Этнэ таны

Руслан җиңүче булды

Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 25 ел булды. Безнең солдатларның Әфган сугышында кылган батырлыклары турында яшь буын белергә һәм онытмаска тиеш. Шушы уңайдан Республика балалар китапханәсе Республика хәрби комиссариаты белән берлектә "Әфганның утлы еллары" дип аталган балалар иҗаты конкурсы игълан иткән иде. Әлеге конкурста районыбызның уналты мәктәбеннән илле сигез 10-14...

Реклама

Әтнә үзәк балалар китапханәсе бәйгенең район турында җиңгән укучыларның язмаларын Республика балалар китапханәсенә җибәрде һәм бәйгедә призлы урынны Күңгәр мәктәбе укучысы Гаделшин Руслан яулады. Без аны бу зур җиңүе белән котлыйбыз. Әлеге язманы газета укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
Авылыбызда-бердәнбер
Мин язарга теләгән кеше герой исемен дә яуламаган, пьедесталга да басмаган, күкрәген орден-медальләр дә бизәми. Гади авылның, гади улы. Гомере буе Күңгәр күмәк хуҗалыгында механизатор булып эшли. Таныш булыгыз: Закиров Фарил Шәрип улы. Әтнә районы Күңгәр авылында 1959 елның 29 нчы июнендә дөньяга килгән.
Вакыт оныттыра, диләр. Онытыламы соң? Әйдәгез, галиҗанәп вакытны туктатып, тарих битләрен актарып, егерменче гасырның 79 елларына күз салыйк, 34 елны артка чигерик.
- Фарил абый, Сезнең өчен нәрсә ул Ватан, Туган җир? Әфган сугышы вакытында безнең илгә куркыныч янамагандыр бит?
Ә ул сүз башларга ашыкмады, компьютерны кабызып җибәрде. Бүлмәдә шомлы тынлык. Бер-бер артлы алышынган сүрәтләргә, җимерелгән йортларга, биек тауларга карап һәрберсен бүген генә күргәндәй сөйли башлый:
-"Туган җир", "Ватан" дигән сүзләр турында күп тапкырлар уйлаганым бар. 1978 елның апрелендә Әфганстанда революция булды. Аны саклап калырга кирәк иде. Әфганстан хөкүмәтенең үтенечен кәнәгатьләндерү йөзеннән бу илгә совет гаскәренең чикләнгән контингенты кертелде. Сугыш, сугыш инде. Анда күпме яшь гомер өзелде, күпме кан коелды. Чынбарлыктан качып буламы соң? Аларны оныту-хәтер дигән, халык хәтере дигән олы төшенчәгә хилафлык кылу булыр иде.
2014 нче елда Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгуга 25 ел тула. Сугыш юллары үткән кешеләрнең кайсысы гына сау-сәламәт булып, бәхет диңгезендә йөзә алды икән? Юктыр андый кеше: кем кулсыз, кем аяксыз кайтты. Аямады сугыш берәүне дә. Тыштан сау-сәламәт булып күренсә дә, исән кайтканнар сызлауларын, яраларын тирән яшергән. Чыдам бит без... һәм рәхмәтле язмышка.
Очрашуларга еш чакыралар мине . Мин матур чорны узган кеше- октябрят, пионер, комсомол булдым, ә бит комсомол түш билгесен болай гына бирмиләр. Комсомол булуыбыз белән горурландык. Шул исем белән утка-суга кердек.
Күргән-кичергәннәремне уйлап утырам- утырам да, ис- акылым китә, әле дә ничек түзгән бу йөрәк?.. Төшләремдә сугыш кыры, өстән яуган мина, пуля яңгыры белән саташам. Солдатлар сугышта еламый, бүгенге көн белән генә яши. Алар сугышта йә, тере калалар йә, ү-тере-ләләр. Бары шул гына. Колак ишетмәгән, күз күрмәгән Кабул, Баграм, Баглан исемнәрен атау гына да күп фаҗигаләр турында сөйли. Без, әфган халкына кирәкле йөкләр озата торган, Совет солдатлары уза торган юлларны сакладык. Бу юлларда хавеф-хәтәр адым саен. Көнен дә, төнен дә юлны күзәттек. Түзеп булмаслык эссе, бөркү, 6-7 километрга су алырга җәяүләп барабыз. Ә су- алтын барәбарендә. Азык-төлек 10 көнгә бер китерелә. Гомерең бетмәгәч, шул хәлләргә күнегәсең, ияләшкән кебек буласың, утны-суны бергә кичкән, мәңге аерылышмаска сүз беркеткән дусларыңның үлеменә дә. Типсә-тимерне өзәрдәй украин егете Терешконың ике аяксыз калуына, әллә ничә төрле уен коралларында уйный алган, хәтта татар егетләрен дә "Алмагачлары", "Баламишкин" көйләренә җырлаткан, "Әпипә" не уйнап биеткән рус егете Алексейның кулсыз калуына ничек йөрәк әрнегәнен белсәгез икән... Яралгы кош кебек җилдә җилфердәгән буш җиңе әле дә күз алдымда.
Яши-яши мин тагын шуны аңладым: "Аллаһ" исемен зиһенендә йөртсәң, үзеңне ялгыз тоймыйсың, киресенчә, кемнеңдер ышыгында, сак астында хис итәсең.
Бик кечкенәдән әтисез калдым. Әни өчен без нәкъ җырдагыча: биш шатлык, биш кайгы идек. Абый-апалар Казан шәһәрендә, әни ялгыз гомер кичерә. Мин башта үземнең кайда хезмәт иткәнемне әнигә белгертмәскә тырыштым. "Әни, ничек соң хәлләрең?"- дип, бар дөньяны яңгыратып дәшкән чакларым аз булмады. Әмма, тавышым шәрә тауларга бәрелеп, кабат үземә кайтты. Ана кешенең бөтен теләге- җаныннан яралган газизен исән-имин күрү. Аналар күңеле сизгер ул...
- Фарил абый! Ә кайтырга дигән приказ ишеткәч, уй-кичерешләрегез?
- Ул көнне ничек сөенгәнне, кычкыра-кычкыра елаганны онытырлык түгел. Шатлыклы да, сагышлы да күз яшьләре иде алар. Ниләр генә күрмәдек, ниләр генә үтмәде бу баштан. Безнең шатлык авазларыннан таулар гөрелдәгәндәй булды.
Ул сөйли дә сөйли. Мин аның, нинди генә вәхшилек, газаплар күрсә дә, күңеленең сафлыгына, ничә еллар буе трактор руле борып та тупасланмаган кулларына карап сокланам.
Заманыннан артка калмаган.Үзлегеннән компьютерга өйрәнгән, социаль челтәрләрнең берсендә үз битен ачкан, шулар аша берничә сугышчан дустын, командирын эзләп таба алган. Декабрь аенда Украинада узачак очрашуга барырга хыяллана.
- Бу сугыш кешеләр күңеленә төзәлмәслек яралар салды. Җан өшеткеч дәрәҗәдә аяусыз, шәфкатьсез булды. Безнең буынга бик авыр булды, дип үкемисезме?
- Үкенмәем урау юл үткәнгә, насыйп булгач, кайттым яшәргә, таулар кебек күңел биек, үзем әзер кабат яшьнәргә! Без һәр көнне иртән иртүк Рәсимә белән чәй эчәбез. Шул, кара-каршы утырып, чәй эчүдән дә рәхәтрәк мизгел юк. Яңа туган көнне каршылыйсың, яңа эш көне башлана. Кычкырып әйтмәсәм дә, тыныч көннәр булсын, түгәрәк бәхетебез кителмәсен, илебез имин булсын, дигән уй, җанга рәхәтлек өсти.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: