Этнэ таны

“Серле төн” балаларга ошады

26декабрьдә Әтнә дәүләт драма театры артистлары, балаларны Яңа ел белән котлап, Рәдиф Сәгъдиевнең "Серле төн" әсәрен сәхнәгә куйдылар.

Реклама

Һәм таң калдырды. Балалар гына түгел, әти-әниләр дә, укытучылар да, спектакль премьерасын карарга дип кайткан автор, хореограф Сәлимә Әминева, композитор Марат Әхмәтшин да ошатты спектакльне.
- Әсәрне 10 ел элек Тинчурин театры артистлары куйган иде, анысы да музыкаль иде. Тик әтнәләр шаккатырды. Гаҗәеп, заманча яңгырашлы, музыкаль әсәр килеп чыккан. Бездә музыкаль балалар театры юк, ә Әтнә театрын шундый дип әйтәсем килә. Уникаль декорация. Без ошатып кына түгел, спектакльне балалар ошатты. Ә алар фальшне кабул итми. Озынрак, арырлар, дип тә курыккан идем. Ә балалар, күргәнегезчә, артистлар белән аралаша башладылар. Бу бик сирәк була. Артистларга, нәни тамашачыларга, якташларга рәхмәт. Мин чыгышым белән Бәрәскәдән, Кайнар Әхмәтхан оныгы. Спектакль район халкына бүләгем , котлавым булып та ирешсен,- диде тәэсирләре белән уртаклашты автор Рәдиф Сәгъдиев.
Сәхнәдә - берсенән-берсе матур киемле мәчеләр: Ак муен (Гөлнара Гыймранова), Зилзәлә(Зөһрә Галиева), Асыл( Гүзәл Гафарова), Мөслим (Рәмис Галиев), Бортас Урамлы(Нияз Заһидуллин), Баһадур(Фаяз Хөсәенов), Үткен тырнак(Раил Сәләхиев), Хай,Ихай (Айзил Фазлыев). Җырлары, биюләре, оста уйнаулары белән мәчеләр тормышының шатлыкларын, сагышларын тамашачыларга җиткерә алды алар. Эчтәлеген ачып бетермим, ә фотоларын газетаның сайтыннан карагыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: