Этнэ таны

“ШӘҺРИ БОЛГАР”ГА СӘЯХӘТ

Болгардагы тарихи объектларга сокланып, борынгы бабайларыбызның югары мәдәнияткә ия булуына гаҗәпләнеп кайттык. ...Ерак бабайларның тормыш дә­рәҗәсен күптән күзаллыйсы килә иде. Тик "Шәһри Болгар"га чыгып китәргә мөмкинлек табылмады. Шуңа күрә, газетабыз редакторы оештырган әлеге сәяхәтне бик шатланып кабул иттек. Изге юлда йөрүебезне аңлап, тагын бер сөендек. Шөкер, юлга чыккач ук, бертуктаусыз...

Болгардагы тарихи объектларга сокланып, борынгы бабайларыбызның югары мәдәнияткә ия булуына гаҗәпләнеп кайттык.

...Ерак бабайларның тормыш дә­рәҗәсен күптән күзаллыйсы килә иде. Тик "Шәһри Болгар"га чыгып китәргә мөмкинлек табылмады. Шуңа күрә, газетабыз редакторы оештырган әлеге сәяхәтне бик шатланып кабул иттек. Изге юлда йөрүебезне аңлап, тагын бер сөендек. Шөкер, юлга чыккач ук, бертуктаусыз койган яңгыр туктады, кояш чыкты. Кызганыч, кояшны үзебез белән алып кайта алмадык. Безне шактый ара озатып кайтты да, каядыр Биектау җирендә калды. Аның каравы уй-кичерешләр һәм хис-фикерләрне барлап, шул исәптән тарихи объектлар фонында төшкән бихисап күп фотоларны карап, әледән-әле хәтер яңартабыз.

Аеруча Хан сарае, Ак пулат һәм Җәмигъ мәчете ошады. Заманына күрә бу объектларны югары дәрәҗәдә төзегәннәр. Тарихи дәреслекләрдән укып Борынгы Греция, Рим, Киев һәм Мәскәү мәдәниятләренә сокланабыз. Безнең бабайлар кайбер өлкәдә аларны да уздырганнар бугай! Җылылык системалары булган, кирпеч плитәләр ябыштырганнар.

Шунысы кызык булды, Болгарда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен билгеле бер көннәрне эшләүче җәмәгать мунчаларына махсус аяк киемнәре белән кергәннәр. Идәннәре кайнар булган. Ә без "җылы идән" системасын ничек көйләсәң отышлырак була икән дип, әле бүген дә баш ватабыз. Урыс кенәзенең: "Аларның аякларында күн итек. Безгә, чабаталыларга ясак түләмәсләр", дип, һөҗүмнән баш тартуы да бик кызыклы тарихи факт. Моннан тыш, барыбыз да диярлек дөньяның иң зур Коръән китабы фонында фотога төшәргә омтылдык.

Ә Ак мәчетне данлыклы "Тадж-махал"­га ох­шаттык. "Яңарыш" фонды рәи­се Мин­тимер Шәймиев әйтүенчә, мана­ра­ла­рын Мәдинәдәге Пәйгамбәр мәчете­не­ке­нә охшатып ясаганнар. Хәер, бары­сын да сөйләп бетерү мөмкин түгел. Барып күрергә кирәк. Әмма алдан экскурсоводны белешеп куйсагыз, үкенмәссез. Экскурсовод Люция Абдрахманова барысын да аңлатты. Болгарда булучылардан төрле фикер ишеткәнем бар. "Бар җирдә таш хәрабәләр. Нәрсәсе кызык булсын инде аның", диючеләр дә очрый. Экскурсовод сөйләп, аңлатып бармаса, мин дә шулай дияр идем. Ә болай тарихи дәлилле фактлар туплап кайттым.

Кыскасы, берьюлы ике куянның койрыгын тоттык. Изге Болгарны күреп, зиярәт кылдык. Өстәвенә, бөтен коллектив бергә автобуста күңел ачып, юл буе уен-көлке сөйләп, җырлап барып кайттык. Үзе бер күңеллелек.

Болгарым

Болгарым минем, Болгарым,

Үтте минем яшьлек елларым.

Узды гомер, тирән яра калды

Гасырларга сырланып.

Син әле дә яшәрәсең,

Исемеңне белә бар халык.

Ак мәчетең белән дан казандың,

Гүзәллегең күреп сокландым.

Реклама

Болгарым минем, Болгарым,

Тарихларың, тирән серләрең,

Йөрәкләргә үтеп керә

Синең әйткән азан моңнарың.

Иман нуры бирәсең син

Татарстан халкына.

Исемеңне әйтеп аваз сала

Яңа туган сабый да.

Мәхәббәт шәһәр булып

Балкып чыктың яңадан.

Ялгышларны кабатламыйк,

Тарихтан алыйк сабак.

Фидаил КАДИМОВ, Ары авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: