Этнэ таны

ШТРАФ КҮЛӘМЕ АРТТЫ

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык катгыйланды. Сентябрь башыннан гамәлгә кергән канун нигезендә, административ штраф күләме 500дән алып 50 мең сумга кадәр булачак. Үзгәрешләр юл йөрү кагыйдәләренең 30лап пунктын үз эченә ала. Шоферларга гына түгел, җәяүлеләргә дә кагыла. Әйтик, җәяүле юлны тиеш булмаган урында аркылы чыкса, кисәтү ала яки...

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык катгыйланды.

Реклама

Сентябрь башыннан гамәлгә кергән канун нигезендә, административ штраф күләме 500дән алып 50 мең сумга кадәр булачак. Үзгәрешләр юл йөрү кагыйдәләренең 30лап пунктын үз эченә ала. Шоферларга гына түгел, җәяүлеләргә дә кагыла. Әйтик, җәяүле юлны тиеш булмаган урында аркылы чыкса, кисәтү ала яки 500 сум штраф түли. Шофер тиешледән 20-40 километр сәгать тизлеккә арттырса да, шул ук 500 сум штрафны түләячәк. Йөртү хокукы бирүче, теркәү документлары булмаган шоферга кисәтү ясала яки ул янә 500 сум штрафка тартыла. Йөртүче хокукы, гомумән булмаса 5-15 мең сум штраф түлисең, ә транспорт чыганагын тоткарлыйлар. Йөртүче хокукы булмаган килеш руль артына утыручы 30 мең сум штраф түли яки 15 тәүлек арест салына яисә 100дән 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнә. Өстәвенә, транспорт чыганагы тоткарлана. Ә инде рульне йөртүче хокукы булмаган кешегә бирүче 30 мең сум күләмендә җәзага тартыла. Әгәр дә рульне исерек хәлдәге кешегә бирсәң, 30 мең сум штрафтан тыш, ел ярымнан ике елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм буласың. Бу очрак кабатланса, 50 мең сум штраф түләп, 3 елга йөртү хокукыннан колак кагарга туры киләчәк.

"Юл-транспорт һәла­кә­теннән соң тынычлану өчен бераз аракы эчкән идем", дип аклануга каршы да махсус пункт бар монда. Кодексның 12.27 пунктында, андыйларның 30 мең сум күләмендә штраф түләп, 1,5-2 елга кадәр йөртүче хокукыннан мәхрүм ителүе турында язылган. Юл йөрү кагыйдәләрен шофер һәм җәяүледән тыш, әйтик, мопед, велосипед йөртүче бозса, 800 сум штраф түли. Ә ул затлар исерек тә булсалар, штраф күләме 1000-1500 сумга җитә. Бездә еш кабатлана торган кагыйдә бозуларны һәм җәзаларны искә алдык. Ә алар бик күп. Иң ышанычлысы - юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: