Этнэ таны

Штрафлар артты

"Ашыт" дәүләт сакланышы җитәкчесе Рамил Сабиров штрафлар күләме арту хакында кисәтте. 1 ноябрьдән физик затларга сакланыш территориясенә машина белән кергән, чүпләгән һ.б. өчен элекке 1-2 мең сум урынына 3-4 мең сум, вазифаи затларга 2-4 мең сум урынына 15-20 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Юридик затларга булган штраф күләме бөтенләй...

Реклама

"Ашыт" дәүләт сакланышы җитәкчесе Рамил Сабиров штрафлар күләме арту хакында кисәтте. 1 ноябрьдән физик затларга сакланыш территориясенә машина белән кергән, чүпләгән һ.б. өчен элекке 1-2 мең сум урынына 3-4 мең сум, вазифаи затларга 2-4 мең сум урынына 15-20 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Юридик затларга булган штраф күләме бөтенләй дә коточкыч. "Ашыт"ка хилафлык кылсалар, 300-500 мең сум чыгарып салачаклар. Кыскасы, хәзер "Ашыт"ны әйләнеп үтүең хәер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: