Этнэ таны

Син кемнең кадерлесе?!

Әйтергә дип сүзләр эзләдем мин. Әйтә алмадым... Ә аннары... кирәк тапмадым.

Тагын җиргә көз килә, фасыл алышынганда табигать килеш-кыяфәтен үзгәртә. Агачларга әкрен генә сары төс иңә, ара-тирә яуган яңгыр әнә шул агачларның күз яше кебек тоела Әнвәргә. Төсләрен үзгәртерлек булгач, аларның да үзәкләре өзеләдер. Туган яклары белән саубуллашкан кошларның тавышлары үзенең дә йөрәген телгәли. Дөньяга килгән ояларының җылысын калдырып китәргә мәҗбүрләр бит алар, ә аерылу ачысын, җылысын тоймаса да, Әнвәр яхшы белә, уйласа җаныңа боз салкынлыгы иңә һәм әнә шул боз кисәк-кисәк үзен дә каядыр сөйри. Өч дистәгә тулмаган гомерен әнә шулай мең үлеп, мең терелеп, нидер көтеп яши. Мохтаҗлык кичермәсә дә, җанының тынычлыгы юк. Үзе ачкан шифаханәнең баш табиб бүлмәсе җылы булса да, үткәннәренең кайнарлыгы өтеп ала әнә.
"Әнвәр Фәритович, Әнвәр Фәритович..." дип сулуы кабып йөгереп кергән шәфкать туташына, хатирәләреннән арындырганы өчен, рәхмәт әйтеп, кызның күңелен күтәрәсе килсә дә, яңа гына эшли башлаган белгечнең агарынган йөзе бу уеннан тиз кайтарды. "Рәмилә, нәрсә булды, эт белән куалармы әллә?" - дию белән чикләнәсе итте. Берара дәшә алмый торган шәфкать туташының халәте үзен дә куркуга салды, димәк нидер булган."Ул, ул... теге яшь ана, Хәбриева... баласын кирәкми, ди. Сезгә калдырам, дип әйтә. Теләсә-нәрсә эшләтергә куша. Мине тыңламый, сез, сез сөйләшсәгез генә..."- дип көч-хәл әйтеп бетерде җөмләсен Рәмилә. "Ничек, ничек баласын алмый, бу мөмкин түгел..." дип, андый очракларның күп булуын белсә дә, үзалдына сөйләнеп, "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен исенә төшереп, Рәмзия яткан палатага ашыкты Әнвәр. Ниләр әйткән иде соң әле Туфан Миңнуллинның героинясы баласын алмаган хатынга. Кирәк чагында искә дә төшми бит ул. Менә ул бүлмә, йөзтүбән капланган ана үкси. Аңа карап, Әнвәрнең дә бугазына төер тыгылды, аз гына йөрәгенә җылы керде, елый, димәк алай ук өметсез түгел, бәгыре катмаган. Ялгышын аңлатырга кирәк, бу иксез-чиксез дөньяда бер-берсен югалтмасыннар. Иртәгесе көн бар, картаясы бар, ахыр килеп вөҗдан газабы бар, анысы тузгый башласа, түзәм димә.Уйларыннан арынып: "Нигә яшь түгә безнең әни, бар да әйбәт бит, киресенчә куанырга кирәк, ә син елыйсың, шатлык яшьләре булса, аңлыйм", -дип әкрен генә балалыктан яңа чыккан ананы үзенә борды. Бер мәл калтыранып куйды, нидер булды, тик аңламады, нигә шулкадәр якын соң аңа бу кыз-ана. Күргән белгәне дә түгел, ә менә аның өчен йөрәге елый. Ничек ялгыштан сакларга аны. "Мин ялгыш ишеттемме, балаңны алмыйм, дигәнсең", -дип җайлап кына сүз башлады. Ә ул әнә баш кагып раслап тора. "Сәбәбе", - диде хуҗа коры гына. "Торыр җирем юк, ирем юк, әниләргә әйтә алмыйм, алар икесе дә укытучылар, ничек балалар укытырлар, булмый",- дип күз яшьләренә буылган әни кисәгенә тыныч карап тора алмый урамга ук чыгып китте. Уйларының йөгереклеген күр, чолгап ук алдылар, үз күчәре тирәсендә әйләндерепме әйләндерәләр. Тагын бер ятим арта, кабул итәргә әзерме син, табигать?! Әнвәрне чит-ятлар какканда саклап, яклап үстерә алган идең, бу балаңа көчең җитәрме? Кочагыңдагы кирәксез балалар артык күп түгелме? 700 меңнәр белән исәплиләр әнә, 40 тан артык дәүләт оешмалары үксезләрне тәрбияләп маташкан була. Әле ярый алар бар! Рәмзия, Рәмзия... үзең соң кемнең кадерлесе икән син, кайда ялгыштың? Укытучы әти-әниләрең тәрбиясеннән ничекләр төшеп калдың, алар белән киңәшләшүдән нигә шулкадәр куркасың. Әти- әни изге, барын да аңлый, диләр ич. Бәлки аңлый да торганнардыр, тик әйтә алмый анысын, Әнвәрнең үзен аңларлык беркеме дә булмады, ул да ташландык. Дөрес, аңа күңел җылысын бүләк итүчеләр аз булмады, балалар йортында эшләүче ул тәрбияче апаларны онытырлык түгел. Тик никадәр әйбәт булсалар да, аларның берсе дә әнисен алыштыра алмады. Кем ул? Ни өчен ташлап калдырган Әнвәрне? Нәкъ менә Рәмзия кебек тапкан да язмыш кочагына аткан. Сәбәбе ни? Әтисе кем? Әремне әче, диләр. Язмышың үтеңне сытарлык булса нишләргә? Ач итмәделәр анысы, ялангач та булмады, әти-әни җылысыннан тыш, мохтаҗлык та күрмәде. Менә шул хыялындагы "Әни"нең аның өчен ничек кадерле икәнен, әнкәне мең нәнкә дә алыштыра алмаганын Рәмзиягә ничек аңлатырга? Аңлатса да, ятимлекне күрмәгән аңлармы?..
Йөзен бер күреп белмәгән, җылы сүзен ишетмәгән кешене дә сагынып була икән. Әйләнә-тирәңдә әллә никадәр миһербанлы апалар йөгереп йөри, елмаялар, юаталар, уйнаталар, ә күңел дигәнең нишләптер сулкылдый-сулкылдый берәүне көтә, ул кешенең үзенеке генә булырга тиешлеген дә белә, әнә шул берәүне көтеп тәрәзәгә капланган малайның күз яшьләрен ничә еллар "сөртә" Әнвәр. Үсеп буй җиткәч тә, бәләкәй Әнвәрне юата, тик күңел китек, нәкъ Салават җырлаганча; "Ташлама мине, зинһар..." дип артыннан да йөгерер идең, тик ... ул хатын-кыз кем? Рәмзия әнә нинди уйлар өермәсенә керттең син Әнвәрне. Аның да әнисе булырга тиеш бит, ник ул аны әлегә кадәр эзлисе дип белмәгән. Аны да бит балалар йортына кем дә булса китергән булырга тиеш. Кем ул? Бәләкәй Әнвәрнең көченнән килерлек булмаса да, хәзер ул аны булдыра ала. Әлеге ачышыннан канәгать калып, эчкә, үз бүлмәсенә атлады ул. Матавыклы көн Рәмзияне бераз оныттырып торды. Арып-талып фатирына кайтты. Ял итим дип диванга ятуы булды, янә күз алдына мөлдерә тулган кыз килеп басты, әле дә үкси микән? Ничек ярдәм итә ала ул аңа? Торыр урын юк, дидеме. Монысы гына кулыннан килә бит аның, фатирын ук алып бирә алмаса да, бер бүлмә юнәтүнең Әнвәр өчен бер авырлыгы да юк, Рәмзия генә ризалашсын да, тагын бер ятим генә артмасын. Мондый карарга килүенә бераз аптыраса да, уеннан кире кайтмады.
"Торыр җирең дә булыр..."
Икенче көнне иртән үк баш табиб бүлмәсенә чакырттылар Рәмзияне. Теләр-теләмәс атлаган аякларның башка чарасы юк иде. Тагын "Балаңны калдырма", диярләр инде. Тиешлеген белә дә бит, калдырырмын дип тә уйламаган иде, ата булырга тиешле кеше дә сабый тууга каршы түгел иде. Тик менә кисәк кенә юкка чыкты, дуслары да эзләп таба алмадылар. Җылы ягына киткән имеш. Әнисенә дә әйтә алмый, үзбәк егете белән йөрүенә башта ук риза булмады, "Үзеңне үк өемә кертмим, аңа кияүгә чыксаң, мин риза түгел. Укуың турында уйла", дип кырт кисте. Чит илдә "практика үтүче" кызының күрше шәһәрдә бала табып ятканын да белми шул әнисе. Эзләп тә таба алмасыннар өчен катлы-катлы ялганга барырга мәҗбүр булганына әле дә ояла. Бүлмә ишеген ачканда кыз үзен, үзенең гамәлләрен үзе дә танымый иде инде.
Чарасызлык үзенекен итте, "миһерсезгә әйләнде". "Яшәр өчен бүлмәң булса, сабыеңны аласыңмы?"- дип каршылаган Әнвәр Фәрит улына күзен зур итеп ачып карады ул, телен тибрәтеп караса да, авызыннан бер сүз дә чыкмады. "Ничек, каян... түләргә акчам да юк ич минем", дип, бер мәл нәрсәдер мыгырдаган кебек булды. "Рәмзия, утыр әле, сөйләшик, баласын калдырып китә торганнарга бөтенләй дә ошамагансың бит син. Ал балаңны, калдырма, гомер буе үкенерсең. Ә торырга җирең булыр, бүлмәне мин синең кызыңа бүләк итәм. Туган көненә дип кабул ит. Ә акча... сорамыйм бит, бирергә дә кирәкми, мине үзеңнең абыең дип уйла..." - дип дәвам итте Әнвәр. Нәрсәләрдер сөйләде, тик Рәмзия уй-кичерешләреннән аны аңларлык дәрәҗәдә түгел иде. Аңлый торган да түгел, чит, бер белмәгән кеше упкын читендә торган бер белмәгән кызга кул суза. Асылы ни, нинди нияте бар? Үзенә төбәлгән күзләрнең дөреслегеннән оялып башын аска ияргә мәҗбүр булган хатын сөйләшерлек дәрәҗәдә түгел иде. Шулай да: "Сезгә мин нигә кирәк?"- дип кенә сорый алды. Башка берәүгә дә кирәге юк бит әнә. "Белмим. Аңлата алырмынмы икән?! Тырышып карыйм. Әллә ниләр уйлама, бер начар ниятем дә юк, беләм, син үзеңне ялгыз итеп хис итәсең инде, мин дә ялгыз. Минем дә беркемем юк. Мин дә әти-әниемә кирәксез бала булып туганмын, мине дә алмаганнар, бала тудыру йортында калдырганнардыр дип уйлыйм, балалар йортында үстем. Берәүгә дә кирәгем булмады, гомер буе әнә шул уй тынгы бирми, синең кызыңның да шулай кимсенеп яшәвен теләмим. Син әйбәтләп уйла, миңа синнән берни кирәкми, балаңны алсаң, шул җитә",- дип иңбашына йомшак кына кагылып үтте. Рәмзиянең күз яшьләренә буылып ишектән чыгып китүе никтер күңеленә җиңеллек бирде аның. Яшь ананың дөрес карар кабул итүенә инде ул үзенә ышанган кебек ышана иде. Һәм ялгышмады да. берничә көннән соң, Рәмзия баласын алып, "абыйсы" бүләк иткән фатирга күчте.
Исем дә кушмаган
Ә Әнвәр гомер буе эзләгән соравына җавап табу нияте белән юлга чыкты. Шушы яшенә җитеп, юлларның озын икәненә бер дә игътибар итмәгән. Вакыты да бик әкрен үтә икән. Берничә сәгать эчендә үзе үскән балалар йортына килеп җитте ул. Машина ишеген ачты да, уйга калды. Менә ул Әнвәрне үз улы иткән, елаганда юаткан, авырганда терелткән, кеше иткән, олы тормыш юлына чыгарган йорт. Бирегә ул туган йортына кайткандай кайта, хәер анысы да өчәү аның. Бәхете шундый булгандырмы, кулдан кулга, балалар йортыннан балалар йортына күчергәннәр аны. Ә бу вакытта әни дигәннәре тыныч йоклый алды микән, улының күз яшьләрен кем сөртер дә, кем юатыр, ахыр килеп керләрен кем юа икән бу баланың дип ялгышып кына булса да бер уйладымы икән? Улыннан башка бәхетлеме икән ул? Беләсе килә шул, бер күрәсе килә.Уйларын тәрбияче апасы бүлде. Елмаеп, кочак җәеп каршы алалар аны биредә. Балалар да килү белән чорнап алып, үз кирәкләрен санап китәләр. Кемгә компьютер, кемгә телефон җитми әнә. Беләләр Әнвәрнең буш итмәслеген. Һәр сораганны алып бирәсенә инде ияләнгәннәр. Ала "Әнвәр Фәритович", дәү кеше дип беләләр бит аны бу сабыйлар. Үзләре кебек шушы йортта үскәнен генә башларына да китермиләр. Алардан араланып чыгып, балалар йорты директорына үз гозерен җиткерергә тырышты ул. "Ярамаган сорау биргәнемне беләм, җавап бирмәскә тиешлегегез дә мәгълүм миңа. Тик башка сорар кемем бар соң, минем әнием кем? Кайда яши ул? Бер генә булса да улын күрергә килгәнме ул ханым?" Бәлки гомере буе аны эзләп вөҗдан газабы кичергәндер. Әнвәр табып, аны тынычландырырга тиеш, ул әнисен күптән гафу итте инде. Тик менә күргәне генә юк, кем икәнен генә белми. Сорауларның очы-кырые да юк, җавап та күренми. Дәшми-тынмый гына үз бүлмәсенә алып кереп киткән җитәкче апада бар өмет. "Яхшылыкларыңны онытырлык түгел, мин әйткәнне әйтмәссең, 10 минут сиңа, шуңа сыеш", дип үзенең исем-фамилиясе язылган "Дело"тоттырды да, тынычлыкта калдырып чыгып китте җитәкче. Утлы күмер тоттымыни, бер янды, бер көйде. Менә ул ятимнең тормышы... Әнисе дә бар икән бит, исеме дә матур, адресы да язылган, дөнья читендә дә яшәми. Бер республикада гомер итәләр икән..." Әтисенең исеме, милләте күрсәтелгән, башка мәгълүмат юк. 10 минут та кирәк булмады, шундый тизлек белән укыды, аңына гына киләсе бар. Исем дә кушмый, ташлап киткән әнә. Больницада калдырган. Тугач та имезмәгән. Эзләмәгән дә, килеп тә карамаган. Ә Рәмзия аның әнисеннән күпкә миһерлерәк булып чыга әле, ул баласын кулына алып имезде, дөнья белән якалашырга әзер булып, кызын алып чыгып китте. Күз яшьләрен әйтер идем, ирләр еламый диләр тагын, дип, балалар йорты белән саубуллашып кайтыр юлга чыкты. Ни хикмәт, шундый авыр чагында Рәмзиянең тагын искә төшүен күр син. Авырдыр берүзенә. Ташламас аны Әнвәр, берәр туганының җаны эрегәнче генә булса да янәшәсендә күләгә булыр.
"Йөрмә монда, йолкыш..."
Тиз генә әнисен эзләп табасы иде Әнвәр. Тик менә "Ник йөрисең?" дигәндәй нәрсәдер чабудан тарта, җибәрми. Ә күңел әллә ничә барып кайтты инде. Сораулар да күптән әзер. Бүләкләрне дә мулдан алды. Нәрсә ярата икән аның әнисе? Әтисе бар микән?Атна чамасы вакытын уздыргач, тәвәккәлләде. Менә ул йорт, Әнвәр сыймаган йорт, зурлыгын күр. Тыштан бик матур күренә. Тик тыштан ялтыраганнарга кызыкмый Әнвәр, тышның эчкә тәңгәл килмәгәненә тормыш күптән өйрәтте. Хезмәттәшләре әйтмешли, тумас борын картайтты. Сак кына капкадагы кыңгырау төймәсенә басты. Берничә тапкыр кабатлагач, бер карт ишекне ачты. "Бабай, миңа Галия апа кирәк иде", дип гозерен җиткерде. Галия монда яшәми, ул шәһәр үзәгендә.., мин аның әтисе, син кем соң?" дип кызыксынды карт. "Мин Галиянең улы", дип әйтеп җибәргәнен дә тоешмый калды егет. "Мәгънәсез", диде дә, бабай капканы япты. Әлләни игътибар итмәде егет, иң мөһиме әнисе яшәгән фатирның кайдалыгын әйтеп өлгерде карт. Табуы читен булмады. Ишекне чибәр генә 50 яшьләр чамасындагы хатын-кыз ачты. Шул микәнни әнисе, матурлыгын гына күр, сөйкемле дә үзе, таныш та кебек, кайда күрде соң ул аны..."Сезгә кем кирәк?" "Сез Галия түгелме?.." "Әйе", "Мин сезнең улыгыз...", "Нинди ул? Минем бернинди дә улым юк, йөрмә монда, йолкыш. Минем сиңа кирәкле байлыгым да, акчам да юк. Кирәгең дә..." Тавышка өйдән бер ир килеп чыкты, әтисе шул микәнни соң, бер дә кара халыкка охшамаган. Аның: "Нәрсә булды, кем ул?" дигән соравына "Бетмәс монда хәер сораучылар", дип, капка ябылгач кына аңына килде Әнвәр. Йөрәккә кадалганы әнә шул "Йолкыш" булды, "мәгънәсез" дә түгел. Нинди генә сүзләр ишетмәде ул өч дистәгә тулмаган гомерендә, тик бу кадәр әрнеткәне... Әллә ялгыштымы?Күңеле белән сизә, юк, ялгышмады, шушы йорт, туган елы да, эш урыны да туры килә. Укытучы имеш. Аны укыткан изге күңеллеләренә бер дә охшамаган. Ятим баланың авызы зур булыр, дигәнне ишеткәне бар иде. Тик болай мәсхәрәләүчесе булмады. Киеме дә затлы бит югыйсә, Әнвәрнең, үзенең булышырлык мөмкинлеге дә бар. Алтынга төрә ала иде бит ул бу хатынны. Гафу да иткән иде. Тик Әнвәр үзе генә... кирәкмәде. Нәсел җебенең төбе кайда икән, моннан да авыр сүз ишетмәм, дип Галия эшләгән мәктәпне эзләп тапты. Тик ул елга якын эшләми булып чыкты. Сату итә, диделәр. Шулай да кызыксындырган сорауларына җавап тапкандай булды ул. Ир кисәге аның әтисе булып чыкмады, икенче ире икән, Галия беренче ире турында да, тормышы хакында да сөйләмәгән. Ә менә ул күргән ир чыннан да укыта булып чыкты. Кабат килә торгач, сөйләшә алды аның белән Әнвәр. Галиянең баласы хакында белмәсә дә, элек йөргән егетенең Әнвәр эзләгән кеше булырга мөмкинлеген, кайда эшләвен әйтеп бирде. Танылган хирург булып чыкты әти дигәннәре. Менә кайдан килә икән табиб һөнәренә мәхәббәт. Тик бу кеше дә аның белән сөйләшеп торуны кирәк санамады. "Бетмәс монда үткән-сүткәннәр, минем гаиләм, үз балаларым бар, анаң карасын...", - диде дә кереп китте. Нәсел очын эзләү шулай аяныч төгәлләнде.
Йөрәк әрнүенә чыдый алмый Рәмзия яшәгән фатирга китте егет. Ул мескеннең хәле ничек икән? Тотарына акчасы бар микән? Әнә шундый уйлар белән барып керде ул. Йөзе агарган табибка карап, бераз дәшә алмый торганнан соң, тиз генә чәй куеп җибәрде Рәмзия. Бергәләп Әнвәрнең әнисенә алган күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр. Соңрак, үзенең йөргәннәрен хикәяләп, әнисенә алган алтын кольены Рәмзиягә сузды. Охшаш төсмерләр пәйда булгандай булды. "Ал!", дип кабатлады Әнвәр.
"Абыйсы"ның сөйләгәннәрен тыңлаган Рәмзиянең йөрәге сулкылдады, сулышы капты, дөньясының асты өскә әйләнгәндәй булды. Ашыгып, Әнвәрнең әнисенең исемен, кайда яшәвен сорады. Булмас, мондый охшашлык була алмас, дип әйтеп җибәрүен дә сизмәде. Үзе уйлаганча буласын белсә дә, төгәл җавапны ишеткәч, идәнгә чүкте. Күзләреннән яшь бөртекләре бер-бер артлы, кызу-кызу тамдылар, менә бит язмыш аңа нинди бүләк әзерләгән? Әнвәр Фәритович аның чыннан да үз абыйсы булып чыга түгелме соң? Берни аңламаган Әнвәрнең муенына сарылды ул, кысып-кысып кочаклады. Аннан соң гына аңына килеп, "Абыем! Син минем чын абыем, үз абыем!" дип кабатлады. Икесе дә бер мәлгә тынычлангач, Рәмзия аңа Галиянең кызы булуын, әнисенең холкының кырыслыгын, үзләренең ничек үсүләрен, бабасының да укытучы булып эшләгәнлеген, әнисенә үзен кичерүен сорап, баласы белән барып каравын, Рәмзияне тыңламыйча да куып чыгаруларын, әтисенең сүзгә хокукы "юклыгын", барын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Әнвәрнең сөйләгәннәреннән анализ ясап өлгергән кыз, "Мин аңа үз язмышын, үз ялгышын хәтерләтәм икән бит, шуңа өйгә кертмәгәндер", дип нәтиҗә ясады. Әнвәр хис-кичерешләрен тыяр хәлдә түгел иде, яшьләренә ирек бирде. Кан туганын тапты бит, үз туганын, инде ул кирәксез түгел, менә ни өчен шулкадәр якын булган аңа бу кыз, менә ни өчен өзгәләнгән күңел... Җиңеләеп калган егет утырган җиреннән торып, кольены сеңлесенә кидерде дә, битеннән үбеп алды. Икесе дә җиңел сулап, бер-берсен өйрәнделәр.
Атна ун көн үтмәгәндер, көтелмәгән хәл булды. Рәмзия бәхетеннән очынып йөргән беркөнне фатир ишеген шакыдылар. Чәчәкләр бәйләме тоткан егетен, кызының әтисен күреп, тынсыз калды ул. Ә ишек артында елмаеп, Рәмзия өчен шатланып, аның төп терәге - абыйсы Әнвәр басып тора иде. Әле бу вакытта ул үзенең кияүгә чыгасын, егетенең әти- әнисенең ризалыгын алу өчен иленә кайтып килүен, абыйсының туйга ике бүлмәле фатир бүләк итәчәген, озак та үтми абыйсының Рәмзиянең дус кызына өйләнәчәген белми иде.
(Язманың геройлары безнең җирлекнеке түгел, чынбарлыкка нигезләнеп язылса да, уйланма фактлар да бар. С.М.)

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: