Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Солдатка озатуда һәр якның, һәр авылның үз йоласы

18 яше тулган егетле гаиләләрдә яз-көз күңелле дә, моңсу да мәшәкатьләр барлыкка килә: малайны армиягә озатасы бар. Солдат булу элек-электән дәрәҗә саналган. Берара, илдә чуалышлар булган елларда армиягә бару-бармау мәсьәләсе белән көрәшергә туры килсә дә, хәзер егетләрнең күбесе хезмәткә үз теләге белән китә. Солдатка озатуда һәр якның, һәр авылның диярлек...

18 яше тулган егетле гаиләләрдә яз-көз күңелле дә, моңсу да мәшәкатьләр барлыкка килә: малайны армиягә озатасы бар. Солдат булу элек-электән дәрәҗә саналган. Берара, илдә чуалышлар булган елларда армиягә бару-бармау мәсьәләсе белән көрәшергә туры килсә дә, хәзер егетләрнең күбесе хезмәткә үз теләге белән китә.

Солдатка озатуда һәр якның, һәр авылның диярлек үз йоласы - туган йортында дус-ишләре белән озату мәҗлесе уздырыла, кайбер авылларда никрутлар авылда йорттан-йортка кереп саубуллашып китә. Аның кайтуын авылдашларының бүләкләре, чиккән кулъяулыклар көтә...

14 июнь көнне хәрби комиссариат капкалары 4 егетне армиягә озатты. Исән-сау әйләнеп кайтсын егетләребез, көтүчеләргә сабыр гына көтәргә язсын. Озатулары авыр булса да, хезмәт срогын тутырып кайткач "Мин армияне уздым" дип горурланып сөйләшүләре ни тора! Элек, ичмаса, солдатны армиядән кайтуын "Эшче көч кайта", - дип колач җәеп көтеп торганнар, берничә көн ял итүгә, үзе теләгән эшкә дә урнашкан кичәге солдат. Тик хәзер замналар үзгәрде, "эшсезлек" алдан атлый башлады. Армияне дә узган, хәтта югары белемгә дә ия егетләребез үзенә кулай эш таба алмый гаҗизләнеп, кемгәдер көнлек хезмәткә ялланып эшләргә мәҗбүр.

Бу темага Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов белән еш кагылырга туры килә. Алмаз Әгъзәм улы да борчыла яшьләрнең киләчәге өчен. Егетләрне озаткан көнне дә сөйләшү үзеннән үзе шул юнәлешкә кереп китте.

- Теләге булган ир-егетләргә эшле, тораклы булу юлы бар. Гаиләләре белән дә китә алалар, - диде ул. - Болар контракт буенча хезмәт итүчеләргә кагыла.

  • Хәрби кеше булу малайларның кечкенәдән килгән хыялы. Димәк, ул хыялны теләгән һәркем тормышка ашыра ала?

- Әлбәттә. Сәламәтлеге мөмкинлек биргән, армия хезмәтен узган 40 яшькә кадәрге ир-егетләрне, шулай ук 27 яше тулып, төрле сәбәпләргә бәйле рәвештә армиягә алынмаган егетләрне дә контракт буенча хезмәт итәргә чакырып калабыз. Хәтта сәламәтлеге яхшы булмау сәбәпле армиягә алынмаганнар да теләк белдерә ала, андыйларга медицина комиссиясе уздырыла. Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр фәкать полициядә исәптә тормаска тиеш, махсус белеме булу да мәҗбүри түгел. Белем дигәннән, контрактчыларның мондый контенгенты да бар: югары яки махсус урта белемгә ия булучылар солдатка чакырылу урынына контракт белән китә ала. Бу очракта уңай яклары - әйтик, егетләр хезмәт иткән чорда акча эшли, киләчәгенә мая туплый, өстәвенә биредә яшәүче әти-әнисенә булыша ала, аннан алар казармаларда түгел, тулай торак яки фатирларда (чыгымнарын хөкүмәт күтәрә) яши. Бу юнәлеш буенча өч егет китәргә әзерләнә.

-Гомумән, контракт белән хезмәт итүнең өстенлекле яклары нидә?

  • Һәр контрактчы хәрбигә түбәндәгеләр гарантияләнгән: торак белән тәэмин итү, белем алу, медицина ярдәме күрсәтү, азык-төлек (аерым категория хәрбиләр өчен) һәм махсус кием белән тәэмин итү, юлда бушка йөрү (командировкаларга, чираттагы ялны уздырырга барган юл чыгымнары), лаеклы ялга чыкканда стаж буенча өстенлек (20 һәм аннан да күбрәк еллар эшләсә), тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләү. Торак белән тәэмин итүгә килгәндә, хәрби 20 ел хезмәт итә икән (кайбер очракларда 10 ел да булырга мөмкин), аңа үзе теләгән җирдән даими яшәү өчен торак бирелә. Тиешле ул елларны да көтмичә ипотека ярдәмендә тораклы була ала. 6 елдан артык эшләсә, кредит алып торакны акчага да сатып алу мөмкинлеге бар. Бу очракта банкка залогка шул алган торак салына. Мондый мөмкинлек тә бар: контракт белән хезмәт итүченең счетына ел саен билгеле күләмдә акча күчерелә. Өч ел дәвамында бу программада катнашучы хәрби банктан кредит алып Россиянең үзе теләгән почмагыннан үзенә торак сатып ала ала. Алган кредитын үзе түгел, РФ Кораллы көчләр министрлыгы каплый.

Бер җирдә дә тормыш өчен уңайлыкларны әзерләп куймаганнар, һәрвакыт үзеңә җиде кат тиреңне чыгарырга туры килә. Ә хәрби комиссар сөйләгәннәр кызыктырырлык. Хөрмәтле әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп әйтәсе килә: әгәр улыгызның һәрвакыт кесәсендә акчасы булуын, баш очында түбәсе, тамагы тук, өсте бөтен булуын телисез, бүгенге заманның "модас"на әйләнгән начар гадәтләрне үзләтермәвен телисез икән, контракт белән хезмәт итәргә үзегез үк тәкъдим итегез. Гаилә корганнар өчен дә уңайлы яклары күп. Хезмәт итүче килеп урнашкан горнизонда тормыш иптәшенә дә эш табыла. Балаларын урнаштырырга борчыласы юк - балалар бакчасы, мәктәпләр эшли. Ә туган яктан гаиләне алып киткән очракта, әйберләрне озату өчен бушлай контейнер бирелә. Гаилә әгъзаларына юл чыгымнарын хөкүмәт күтәрә. Контракт белән хезмәт итүчеләрнең тагын бер өстенлеге - алар хәрби ипотекага дәгъва кыла ала.

Ә хезмәт хакларына килгәндә, Алмаз Әгъзәм улы күңелне күтәрә торган саннар әйтте. Алар түбәндәгечә:

Беренчесе - тариф разряды буенча хәрбиләрнең оклады:

1 нче тариф разряды өчен 10000 сумнан башланып, 7 нче тариф разрядына кадәр һәр разряд өчен берәр мең сум артып бара, 8 нче разрядка 17500, 9 нчыга 18000 сум түләнә.

2. Хәрби дәрәҗә буенча оклад:

Рядовой солдатныкы 5000 сум, ефрейторга 5500 сум, кече сержантка 6000 сум. сержантка 6500 сум, өлкән сержантка 7000 сум, старшинага 7500 сум түлиләр. Моннан тыш 2 елдан 5 елга кадәр 10%, 5 тән 10 елга 15%, 10 нан 15 кә кадәр 20%, 15 тән 20 елга кадәр эшләгәннәргә 25%, 20 дән 25 елга кадәр 30%, 25 ел һәм аннан да күбрәк эшләгәннәр өчен 40% өстәмәләр каралган. Квалификация класслары өчен дә өстәмәләр бар: өченче класска 5%, икенче класска 10%, беренче класска 20%, осталык классына 30% түләнә. Өстәмәләр моның белән генә бетми, дәүләт серен саклый торган мәгълүматлар белән эш итүчеләр хәрбиләр окладының 65%ын, ә аерым шартларда хезмәт итүчеләр, тыныч яшәештә дә тормыш өчен куркыныч булган адым белән бәйле йөкләмәләрне үтәүчеләр, шулай ук хезмәттә аерым уңышларга ирешкәннәр 100%ка кадәр хәрбиләр окладына өстәмә акча алачак. Үзләренә бирелгән йөкләмәләрне намус белән үтәгәннәргә 25% премия түләнә. Һәр хезмәт итүчегә ел саен бер оклад күләмендә матди ярдәм күрсәтелә, РФ Кораллы көчләр министрлыгының 1010 номерлы приказы нигезендә 100000 сумга кадәр ел саен премия каралган. Төньяк чигендә һәм шуңа тиң булган башка җирләрдә, шулай ук климат шартлары һәм экологоия яхшы булмаган, ерак җирләрдә, таулы районнарда, далада һәм сусыз урыннарда хезмәт итүче хәрбиләргә коэффициент һәм өстәмәләрне исәпкә алган суммалар түләнә.

Районыбызда акча артыннан Себергә китеп эшләүчеләр дә шактый. Алар анда авыр шартларга да риза булып яши. Себер белән чагыштырганда контракт белән хезмәт итү күпкә отышлы түгел микән? Үзеңнең генә тормышыңны түгел, балаңның киләчәген дә кайгыртасың дигән сүз бит. Кеше үзен көтеп торган җирдә кадерле. Кадерле булу ул бәхетнең үзе инде.

Бу язманы дикъкать белән укып чыккан яшьләр уйлансын иде. Бер карарга килгәч, иң беренче эш итеп Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатка барырга кирәк. Әйдәгез, егетләр, тәвәккәл таш яра! Уң сәгатьләрдә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев