Этнэ таны

“90 процентлы” солдатлар

Районыбызның һәр мәктәбеннән 10 сыйныф егетләре җылы киемнәр, палатка, азык-төлек алып, Каенсар урманына юл тотты. Биредә алар 5 көн хәрби әзерлек нигезләрен өйрәнәчәк.

Мәктәпләрдә укучылар ТИН дәресендә хәрби әзерлекнең теория өлешен өйрәнә. Ә хәрби лагерьда практика белән ныгыту өстендә эшлиләр. Биредә атуга әзерлек, тактика, "строевой" әзерлек, устав үзләштерелә. 21 майда хәрби топография буенча дәресләр үткән. Хәзер егетләр төрле хәлләрдән чыгу юлларын, юнәлешләрне, компас кулланмыйча кайсы якка барырга икәнне беләләр. Пневматик мылтыктан атканнар. Ә бүген исә чын автоматны үзләштерәләр. "Тулысынча булмаса да, егетләрне 90 процент солдат дип атарга мөмкин. Элек без мәктәпләрдә атнага ике тапкыр башлангыч хәрби әзерлек дәресләре укыта идек. ТИН программасында хәрби әзерләнүләр азрак. Базаны хәрби җыенда үзләштерергә тырышабыз", - ди хәрби җитәкче Булат Зарипов. "Укытучысы, оештыручы" аталсалар да, барыбер элеккеге кебек үзләрен шулай дип йөртәләр.

Усалларны да тәртипкә утырталар монда. Элеккеге укучыларның физик яктан нык булып төшүләрен искә ала Булат Абдул улы. Соңгы елда егетләрнең көчсезрәк булуын ассызыклый. "Физкультура белән шөгыльләнмәү нәтиҗәсе", - дип аңлата. Чыныккан егетләр дә бар.

Реклама

Үзләренә килгәндә, аларны биредә барысы да канәгатьләндерә. Кичләрен салкын булуга карамастан, укучылар тирә-яктагы табигатьне ошатканнар. Тамаклары да тук, зарланмыйлар. Чөнки иртәнге һәм көндезге аш үзәк ашханәдән китерелә. Кичке ашны поход режимы буенча егетләр учакта үзләре пешерәләр. Бәрәңге, ботка, гади аш белән беррәттән, елгадан тоткан балыктан уха әзерләүчеләр дә бар. Хәрби хезмәтнең барлык нечкәлекләрен үзләш­тереп бетерү мөмкинме, дигән сорауга фикерләр икегә бүленде. Берәүләр "мөмкин" дип җавап бирсә, икенчеләр бу укуларның вакытын озайту яклы.

Быелгы хәрби укуларга 61 укучы арасыннан 54 егет төшкән. 7 укучының белешмәсе бар. Һәрберсендә бертөрле кием. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы егетләре генә бу яктан аерылып тора. Алар хәрби әзерлек системасына кермәсәләр дә, яшьләре буенча аны үтәргә тиеш. Егетләргә киләсе өч көндә тырышлык, сабырлык телик. Чөнки илебез сагында торганда солдатларга хәрби яктан яхшы әзерлектә булу зарур.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: