Этнэ таны

Шомлы “Карл Маркс” урамы

Районыбыз урамнары буйлап йөргән саен, көннән- көн күбрәк сорау туа. Бигрәк тә алар Әтнәнең үзәк урамы - Карл Маркска (халык телендә "центр") кагылышлы.

Аны күрүгә күңелгә шом керә. Як-якта шофер үзе теләгәнчә куелган машиналар, чиратның очы-кырые юк кебек. Юл чыгып барган җәяүлене дә күрмичә калуың бар. Хәрәкәттәге машиналар исә бер-берсенә сыпырылып диярлек узып китәләр. Чөнки башкача мөмкин түгел, урын юк. Ә яшьләр һәм түземсез йөртүчеләр шул тар урамнардан югары тизлектә йөрергә яки бер-берсен узарга да җай табалар. Нәтиҗәдә, үзәк юл чатында авария очраклары күзәтелә. Биредә велосипедка утырган кече яшьтәге балалар да күренә. Алар, бер яктан, җәяүлеләрне борчыса, икенче яктан, машина йөртүчеләргә комачаулый. Үзәк урам­да юл киңәерме? Юл чатында машиналар хәрәкәтен күзәтүче камералар бармы? Велосипедка утыр­­ган балаларга берәр чара каралганмы? Бу сораулар­га җавап эзләп ЮХИДИ инспекторы Фәнил Мулла­галиев белән сөйләшәбез

- Карл Маркс урамында кечкенә балаларның велосипедка утырып йөрү очраклары бар. Аларга биредә йөрергә ярыймы? Хәрәкәтне чикләүче закон бармы?

- Олы юлда 14 яше тулган балаларга гына велосипедта йөрү рөхсәт ителә. Чөнки машиналар, хәрәкәт күп, бәрелү очрагы килеп чыгарга мөмкин. 14 яше тулмаган балаларны кисәтү максатыннан туктатырга тырышсак та, күбесе кача, аларны тотып булмый. Курыкмаганнары белән сөйләшәбез, карточка төзеп, аларны мәктәпләргә җибәрәбез. Әгәр дә юл кагыйдәләрен бозу очрагы күзәтелсә, балигь булмаганнар бе­лән эшләүче инспекция хезмәткәре белән берлектә бу баланың әти-әнисен җаваплылыкка да тартырга мөмкин.

Без, мәктәпләргә йөреп, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлата­быз, тренинглар үткәрә­без, уеннар оештырабыз. 14 яшьтәге укучылар барысын да беләләр, сорауларга да җавап бирәләр. Соңыннан белемнәрен мәктәпләр­дә "пятиминутка"да ка­батлыйлар. Тик менә юлда кулланып бетерә алмыйлар.

- Үзәк урамның юл чатын хәтәр участокка кертә­ләр. Бу урында юл хәрәкәтен яздыручы камера бармы?

- Карл Маркс урамы юл чатында тәртип бозуны саклаучы камера тора. Ул онлайн режимда эшли. Әмма юл йөрү кагыйдәләрен контрольдә тотучы камералар юк. Алар кирәк, чөнки авария вакытында шаһитләр булмаска мөмкин. Ләкин һәр машинада хәзер регистраторлар бар. Нәкъ менә алар килеп чыккан бәхәсне чишәргә булыша.

Реклама

- Шушы ук урамда, машиналар кую сәбәпле, юл бик тар. Сезнең фикерегез?

- Биредә машиналар­ның күп булуын без тик­шермибез. Әгәр дә инде халык шикаять язса, бу эшне юл хәрәкәтен саклаучы инспектор үз кулына ала. Үзәк урамда юлның тараюы, иң беренче чиратта, машина йөртүченең үзеннән, аның дисциплинасыннан тора. Игътибарсызлык аркасында машиналарны тиешенчә, юл кырыеннан ук тукталышка куймыйлар.

- Машина йөртүчеләр еш кына җәяүлеләрнең олы юлдан йөрүенә зар­лана. Бу күренешкә берәр чара каралганмы?

- Тротуар була торып, олы юлдан йөргән җәяүлеләргә протокол төзи алабыз. 12, 29 маддәнең 1 КОАП РФ бүлеге буенча аларга 200 сум штраф салына. Күбесенчә олы юлдан яшьләр йөри, бигрәк тә кичке вакытта.

Юлда бер-беребезгә игътибарлы булыйк!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: