Этнэ таны

Сүрәткә елмаеп төшегез

И... кадерсез заман. Кадерле истәлек - рәсемгә төшү турында сүзем. Чыннан да, рәсемгә төшү кирәк. Мин үзем төшерергә бик яратам. Бик кызыклы шөгыль, шуңа, матур чыкканнарын биткә ясатып куярга тырышам. Киләчәккә кыйммәтле бүләк бит! Алла боерса, үз балаларыбызга шуларны күрсәтеп, "Менә, монысы әби белән бабаең...", дип сөйләгәндә зур ярдәме тиячәк....

И... кадерсез заман.

Кадерле истәлек - рәсемгә төшү турында сүзем.

Чыннан да, рәсемгә төшү кирәк. Мин үзем төшерергә бик яратам. Бик кызыклы шөгыль, шуңа, матур чыкканнарын биткә ясатып куярга тырышам. Киләчәккә кыйммәтле бүләк бит! Алла боерса, үз балаларыбызга шуларны күрсәтеп, "Менә, монысы әби белән бабаең...", дип сөйләгәндә зур ярдәме тиячәк.

Реклама

Бүген моның өчен мөмкинлекләр кул астында. Фотоаппарат күпләрдә бар, бары җыелышып төшәргә, кәгазь битләренә ясатып куярга гына кирәк. Ә ясатучылар аз. Бүген ияләштек инде: төшерәбез дә интернетка эләбез. Рәхәт, интернетта урын бетми, күпме халык карый, "ошаталар", бәялиләр.

Минемчә, фотоның кадере булырга тиеш. Өлкәннәрегезнең сурәтләрен карагыз әле, алар берничә генә, шуңа кадерләп саклый алар. Күңелләренә килсә, эч серләре белән шул сурәтләрен күрсәтеп сөйли беләләр. Безгә дә шулай яшәргә өйрәнергә кирәк. Гаиләң белән төшәргә, аны туганнарыңа таратсаң, бигрәктә, күңелле булачак.

Рәсемгә төшкәндә елмаеп төшсәгез, үзегез һәм сезне караучыларны елмайдыра аласыз. Төшерүченең дә оста булуы кирәк. Күбрәк балаларыгызны, туганнарыгызны, бәйрәм-кичәләрне төшереп, һәрдаим ясатып торыгыз. Сурәт иң кадерле истәлек булсын әле!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: