Этнэ таны

СТАКАННАН – БИДОННАР...

Бүгенге көнгә, узган ел белән чагыштырсак, бер баш сыердан - 1,16 кг, ә гомумән 8 тоннага якын сөтне артык сатабыз. Беренче багана - хуҗалык, икенче - 28 майга бер баш сыердан уртача, дүртенче - зачет исәбеннән саткан сөт (кг), өченче, бишенче - алдагы елның шушы ук көненә карата процентларда

Шахтер 24,59 139 14770 157

Ташчишмә 22,24 100 8017 100

Мәңгәр 22,12 96 12332 100

Күшәр 21,43 112 7510 111

Дусым 19,43 96 11677 98

Ленин 19,14 106 18587 103

Таң 17,44 104 14364 104

Уңыш 16,21 101 8865 101

Реклама

Күңгәр 16,00 100 5617 97

Тукай 15,56 109 14179 109

Районда 19,09 106 115918 107

Яз уңай килде: быел үлән мул, куе. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, район күмәк хуҗалыкларында 65 терлек көтүе оешты. 45е чыкты инде, аларның 27се - савым сыерларыннан, 18е буаз һәм хәзерлек таналарыннан тора. 2 көтү - Чишмәле Сап һәм Күәмнеке җәйге лагерьларга күчте. Хәзер тәүлек әйләнәсе көтәргә кирәк: май һәм июнь үләне туклыклы да, витаминлы да. Әгәр көтүчеләрне кайнар аш һәм кожан-плащ белән тәэмин итсәк - оттырмабыз!

Һәрхәлдә сөтне киметерлек сәбәпләр күренми. Тик ул 3 хуҗалыкта алдагы елдан кимрәк. Күпкә түгел үзе, әмма стаканнан бидоннар җыелуын онытмыйк. Шул ук вакытта район буенча узган елгыдан 7989 кг сөтне артык сатабыз. Өстәвенә, көн саен арта бара. Бу көнне шәхси хуҗалыкларныкын да кушып, 125312 кг сөт саттык, шәхси ху­җа­лык­лар өлеше 9394 кг булды.

"Шахтер" хуҗалыгы өчен күңел куана: 2011 елның 28 маена 9405 кг сөт сатса, быел шул ук көнгә 14770 кг-га җиткерде. Го­мумән, хуҗалыкның һәр өл­кәдә алга китеше сизелерлек: яңа техника да алалар, язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып төгәллиләр. Инде менә яшь бозауларга печән чабу эшенә керештеләр. Аңлашыладыр, һәр эшнең башлангычы әнә шул арттырып саткан сөт акчаларына килеп тоташа. "Ташчишмә" хуҗалыгы да билгеле бер югарылыкны яулап, шуннан чигенми. Бу хуҗалык та стабиль рәвештә сөтне арттырып са­ту юлында.

Кыскасы, кыска җәй мөм­­кин­лекләрен бу өл­кә­дә тие­шенчә кулланып ка­лыр­га ашыгыйк.

Х.ГАРИПОВ фотосында сулдан уңга "Шахтер" хуҗалыгы терлекчеләре Илфира Сибгатуллина, Кадрия Хәмитова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: