Әтнә таңы

Судья консультация бирми

"Гаризаны да без язмыйбыз, халык безгә үпкәләмәсен. Бу гадел карар чыгару өчен шулай эшләнә..."- ди судья Гүзәлия Фатыйх кызы. Суд бинасына якынаюга, әбиемнең "Суд юлларында йөртмә, Ходаем..."дип теләгәне искә төште. Ишеген ачып керүебезгә, паспорт сорадылар. Менә бит ул закон, теләсәң-теләмәсәң буйсынасың. Судтан куркырга кирәкми, дип язгаласак та, азрак шүрләтә, ә...

"Гаризаны да без язмыйбыз, халык безгә үпкәләмәсен. Бу гадел карар чыгару өчен шулай эшләнә..."- ди судья Гүзәлия Фатыйх кызы.
Суд бинасына якынаюга, әбиемнең "Суд юлларында йөртмә, Ходаем..."дип теләгәне искә төште. Ишеген ачып керүебезгә, паспорт сорадылар. Менә бит ул закон, теләсәң-теләмәсәң буйсынасың. Судтан куркырга кирәкми, дип язгаласак та, азрак шүрләтә, ә эше судта булганнарга Ходай Тәгалә мидәт-куәт бирсен дә, судьялар дөрес хөкем итсеннәр. Бинасы бик җылы, матур, хезмәткәрләре итәгатьле булсалар да, барыбер шомлы. Шуңадыр мәкаләләр дә сирәк языла, ә газета укучыларыбызның беләсе килә. Сорауларыгызны истә тотып, судья Гүзәлия Мөхәмәтҗанова белән әңгәмә үткәрергә түгәрәк өстәл артына утырдык.
Х. Б.: Узган ел караган җинаять эшләренә тукталыйк әле, ничә кешене хөкем иттегез?
- Барысы 13 җинаять эше караганбыз, берсе алдагы елдан калган булган. Шуның нигезендә 11 хөкем карары чыгарылган. Яклар үзара килешү нигезендә бер җинаять эше туктатылган. Берсе кимчелекләрне бетерү өчен прокуратурага кире кайтарылган. 14 кеше хөкем ителгән. Аларның икесе - Казанныкы, өчесе - Яшел Үзәннән, берсе -Мари Иле Республикасыннан, калган сигезе - Әтнә районыннан.
С.М.: Дәгъва белдерүче, хөкем ителүчеләрнең туганнарыннан тыш, ачык суд утырышларына кызыксынып килүчеләр бармы? Ачыкмы, ябыкмы икәнен бәлки электрон сайтыгыз аша белеп буладыр?
- Гаугалы, яңгыраш тапкан эшләр булса, киләләр. Узган ел шундый бер эш каралды. Килүчеләрне залга кисәтеп керттек. Алар бары тыңлап кына утыра алалар, катнашу, фикер алышу мөмкинлеге юк. Бездә суд утырышлары күбрәк ачык була. Кайбер төр махсус эшлэр генә ябык суд утырышында тыңлана, андыйга чит кешеләр кертелми. Безнең электрон сайтка кереп таныша аласыз, анда бөтенесе дә күрсәтелгән. "Атнинский районный суд" дип язсагыз, безнең сайтны күрә аласыз. Хөкем карарларын да күрә аласыз. Граҗданнарның мөрәҗәгатьләренә дә җавап бирәбез. ГПК таләпләренә туры килсә, күчермә расланган булса, я булмаса документның күчермәсен расланмаган килеш теркәп, судка килгәндә төп нөсхәсен алып килсәләр, гаризаларны да электрон юл белән кабул итәбез. Суд утырышына төп нөсхәсе белән килмәгән очракта, документларның расланмаган күчермәләре дәлил буларак бәяләнми.
Х.Б.: Гүзәлия ханым, гражданлык эшләре күбрәк карала торгандыр...
- Әлбәттә. Һаман саннар димәсәгез, ел дәвамында 251 эш кергән. Алдагы елдан 23 калган. Шуларның 257сен караганбыз. 218 карар чыгарылган. 155 эш дәгъва, гаризалар нигезендә кабул ителгән, 99ы - юридик фактлар. Әйтик, мирас, милек буенча. Юл һәлакәтенә бәйле зыянны эзләтү эшләре күп карала. Банктан кредит алу буенча эшләр күп керә. Алучы берничә мәртәбә акчасын вакытында кертмәсә, банклар судка мөрәҗәгать итәләр. Бүгенге көндә шундый төрдәге 4 эш бар кулыбызда. Уфадан да, Хабаровскидан да, Мәскәүдән дә, Әтнәдән дә керә гаризалар. Чөнки, андый эшләр җавапчының теркәлү урыны буенча карала. Мәдәни мираска кагылышлылар да җитәрлек. Хезмәт хакларын түләтү буенча җәмәгать судьясына мөрәҗәгать итәләр. Җылы яктан кайтып, вакытлыча пропискага керткән кешеләрне төшерә алмаучылар да бар...
С.М.: "Балага 18 яшь тулганчы пенсиясен кул куеп ала идем, тулгач бирми башладылар, судка барыгыз, диләр, мин карыйм бит аны..." диючеләр бар.
- Ачыклык кертик, үз гамәлләреннән файдалануга сәләтсез бала өчен аңа 18 яшь тулганчы документларга, законлы вәкил буларак, әти-әнисе кул куя. 18 яшь тулгач, физик зат үз хокукларыннан тулысынча үзе файдалана, аның өчен башка кеше имза кую туктатыла. Пенсиясен дә бирмиләр. Мондый очракта суд граҗданлык эшен карап. психик яктан сәламәт булмаган кешене хокуктан файдалануга сәләтсез, дип танып карар чыгара. Андый суд утырышларына без район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге вәкилен чакырабыз, Күп очракта суд утырышында табиб-невролог Илдар Закиров катнаша. Аңлый күрегез, хокуктан файдалануга сәләтсез дип тану - ул юридик факт. Ә инвалидлык - медицина факты гына. Суд, экспертиза билгеләп, Казанга психиатрия клиникасына тикшерүгә җибәрә. Шул тикшерү нәтиҗәсенә нигезләнеп, суд карар чыгара. Юридик көчкә ия документ булганнан соң гына, психик авыруны тәрбияләүче, опекун ул кешенең мәнфәгатьләрен кайгырта ала. Мондый төр 6 эш караганбыз. Кабатлап әйтәм:: хокуктан файдалануга сәләтсез дип бары тик психик яктан сәламәт булмаган кешене генә танырга мөмкин. Физик кимчелекләре булган, әмма психикасы сәламәт булган кеше хокуктан файдалануга сәләтсез дип танылмый. Мондый затның үз хокукларыннан файдалану мөмкинлеге булмаса, аңа карата опека һәм попечительлек бүлеге патронаж билгели, моның өчен суд карары кирәкми.
Х:.Б. Административ эшләрне дә карыйсыз. Иң күбе кайсы өлкәгә карый?
- 15 эш керде узган ел, ундүрте каралды. Берсе кимчелекләрне бетерү кире кайтарылды. 14 эшнең унбере юридик затларның эшчәнлегенә карый. Өчесе физик затларга карата каралган. Унбернең тугызы райондагы сулыклар белән бәйле. Ул дәлилләрне карап, нитрат чыгу сәбәпле, коелардан 90 көн файдаланмаска, дип карар чыгардык. Коеларга белдерүләр эленде. Кызганыч, без шуннан артыгын эшли алмыйбыз.
С.М.: Өч судья барлыгын яхшы беләбез, кайсыгызның вазыйфасы нидән гыйбарәт?
- Район һәм җәмәгать суды карарга тиешле эш категорияләре граҗданлык процессуаль кодексы белән билгеләнгән. Җәмәгать судьясы аерылышу, балага алимент эзләү, шулай ук эзләнәчәк сумма 50 мең сумнан артмаган матди дәгъваларны карый. Суд приказлары чыгару да җәмәгать судьясы вазыйфасына керә. Район суды судьялары барлык төр эшләрне дә карый. Шулай булса да, район суды рәисе Мөхәмәд Сәфәргалиев нигездә җинаять эшләрен, мин исә гражданлык дәгъваларын карыйбыз.
Х.Б.: Аеруча буталчык эшләр ниндиләр?
- Җир белән бәйлеләре. Халык шуны аңласын иде, суд яклар китергән дәлилләрне генә бәяли, дәлилләрне җыю белән шөгыльләнми. Шуңа күрә дәлилләрнең нигезле булуы кирәк. Ниндидер сәбәп белән судта катнашучы як дәлилне тәкъдим итә алмаса гына, судка мондый дәлилне соратып алу турында үтенеч белдерергә мөмкин. Шул очракта суд документларны соратырга хокуклы.
Әңгәмәгез өчен рәхмәт

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: