Этнэ таны

“СУЛА! СУЛАМА! ӘНИЕҢӘ ӘЙТ...”

Олы Әтнә мәктәбендә укучыларның сәламәтлеген тикшергән вакытта иң күп ишеткән сүзләрнең берничәсе бу! Соңгысы - иң мөһиме.

Чөнки медицина тик­шерүе барышында табиблар үзенә ниләр әйт­кәнен бала, бу очракта XI сыйныф укучысы, өйгә кайтып әйтеп тә тормас бәлки, я онытыр, я мөһим санамас. Ни генә әйтсәң дә, сәламәтлеккә җиңел карый торган чор. Шулай булмаса, узган елгы тик­шерү вакытындагы гәүдә авырлыгы, буй озынлыгының күпме булуын, табибларның нәрсә дип әйтүләрен тиз онытмаслар иде (араларында граммына кадәр, сүзен сүзгә хәтерләүчеләр дә бар). Алар оныта, аеруча егетләр игътибар бирми, әниләренең "ут йота" торган чаклары, "ишек артында" хәрби комиссариат көтеп тора. Ә егетләрнең сәламәтлеге, күбесенеке диярлек хәрбиләр файдасына түгел. "Кара инде син бу егетне, киендереп куйсаң буй-сын бер дигән, авырлыкка карасаң җитми инде, чишендерсәң кабыргаларны санап була, ашамыйдыр дип тә әйтә алмыйм, гемоглобины әйбәт. Нәселдәнлек үзенекен итә, әти-әни буйга озын булгач, бала үсә, "дефицит масса" барлыкка килә", - дип аңлатып сөйли районыбызның баш педиатры Нәкыя Нургали кызы Бариева. "Стандарт егет, буй, авырлык "идеаль­ный", кан анализлары ях­шы, молодец! Йөрәкне узган ел күрсәткәнсез икән, быел да барып кайтасыз яме, әниеңә әйт, больницага менеп интернет аша табибка талон аласыз, Казанга баргач, талонга чират торасыгыз булмый..." "Нәрсә бу аркаңда, шешкә охшаган, авыртамы?.. Карточкаңны ал да больницага йөгер, бүген үк бар, калган эшкә кар ява..." "Бу нинди кәгазь, энем, карточкаң кайда?" "Өйдә..." "Нинди гадәттер инде, әниләр "прием"га киләләр дә карточканы өйләренә алып китәләр, унның сигезе юк, балага, берүк Ходай сакласын, бер-бер хәл булса, нәрсә эшләргә кирәк, нәрсә ярый, нәрсә ярамый... барысы да шунда языла. Югала дип курыксалар, күчермәсен алып була, тик карточканы түгел..." Менә шул рәвешле, 14 сентябрьдә башланган ме­дицина тикшерүе график нигезендә районыбызның 11 мәктәбендә булып, 17 октябрьдә Олы Әтнә мәктәбендә үтте.

Барлыгы 1476 баланың сәламәтлеге тикшерелде, чиратта - техникум укучылары. Тамга өчен генә эшләнмәгәне күренеп тора, ике сыйныф бүлмәсенә хуҗа булган медиклар - лаборант Лилия Шамил кызы Сабитова кан ала, акушерка Сәрия Мансур кызы Җәлилова буй үлчи, шәфкать туташы Людмила Георгий кызы Измайлова күз кү­ремен тикшерә. Барысы да әзер булгач, бала Нәкыя Нургали кызы кар­шына килә. Ә ул, бәһасен вакытында аңлый алма­ган (я аңларга теләмә­гән), күрсәтмә-киңәшләрен би­рә-бирә безне, инде хәзер безнең балалар­ның сәламәтлеген тик­шерә.

Реклама

Сулыш юлларын, үпкәләрне тыңлый, тамакларын карый... Нәтиҗәләр куандырмый: "Күп укучының күзе начар күрә, сәбәпләре күп, нәселдәнлек, компьютер артында утыру... табиб күрсәтмәләрен үтәргә кирәк, 12 яшькә кадәр күзләрнең күрүен яхшыртып була, диләр окулистлар. Аю табанлылык, скалиоз очрый, гәүдә авырлыгы җитмәү... Сәламәтлекләрендә кимчелек табылган укучыларга кабаттан тикшерү үтәр өчен табибка юллама бирелә, киләчәктә шуның нәтиҗәсендә дәвалыйбыз", - ди ничә буын баланың сәламәтлеге сагында торган тәҗрибәле педиатр. Әлбәттә инде, монда әти-әнисез генә булмый, ә алар дөнья малы артыннан чаба, суларга да вакытлары юк. "Без үстек әле, алар да үсәр..." диючеләре дә юк түгел.

Ваемсызландык. Барыбыз да. Эшкә төшәм, төш вакытында бер сабый, җирдән аз гына күтәрелгән кыз бала, янтая-янтая сөйрәлгән сумкасын өстери, ә үзе манма суга төшкән, кулында - "Чупа-чупс". "Кайтасың бармы әле, кайда торасың?" - дип сумкасын алам. Ә аның авырлыгы, сумканың җайсызлыгы, таш тутырганмыни, китап өстенә китап, аркасына киертеп, озатып җибәрдем. Рәхмәт әйтеп (!) китеп барды. Иманым камил, бу бала сумкасыннан акча алып кибеткә кергән, кабат аркасына кию бала хәленнән килми. Балачак искә төште. Кадерлерәк булганбыз, кайгыртканнар, китаплар күп булгач, "Укучылар, дәреслекләрне үзара бүлешегез, берегез берсен, берегез икенчесен алып килсен, партада берәү булгач җитә", диләр иде. Үсә төшкәч, дәреслекләрне параллель сыйныфта укучылардан алып тордык. Менә ничек саклаганнар безне укытучылар скалиоздан. Ә хәзер ник алай түгел? Бәлки кибеткә керергә тиешле акчаны мәктәптән чыкканда балага кесәгә салырга кирәклеген аңлатыргадыр... Балалар табибы сөйләгәннәргә өстәмә генә бу, ә уйландырырлык!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: