Этнэ таны

“Сыбызгы...” хикмәтләре

Ходаема рәхмәт, үҗәтлекне дә биргән, сәләтне дә өстәгән. Кечкенәдән көтү көтеп үскән егет мин. Табигатьнең серле матурлыгына сокланып, иртәнге сандугач тавышларын тыңлап үстем. Ике генә процент булса да, сандугач тавышын чыгарырга насыйп булды үземә дә. Беренче авылдашларыма сайрап күрсәттем. Ошаттылар бу һөнәремне, рәхмәт. Күңелемне үстерде авылым кешеләре. Әтнә сәхнәсенә дә...

Ходаема рәхмәт, үҗәтлекне дә биргән, сәләтне дә өстәгән. Кечкенәдән көтү көтеп үскән егет мин. Табигатьнең серле матурлыгына сокланып, иртәнге сандугач тавышларын тыңлап үстем. Ике генә процент булса да, сандугач тавышын чыгарырга насыйп булды үземә дә. Беренче авылдашларыма сайрап күрсәттем. Ошаттылар бу һөнәремне, рәхмәт. Күңелемне үстерде авылым кешеләре. Әтнә сәхнәсенә дә алып килде мине бу һөнәрем.

Җәүһәрия апай мине тыңлагач:

  • Гомәр, бу номер яңа әйбер, уздырыйк без моны,- дигән.

Реклама

Бу хөрмәтле сәхнә ветераннарына бик рәхмәтле мин. Бу һөнәрләрем Галиәсгар Камал театры сәхнәсенә дә күтәрде үземне. Курай белән шушы сызгыру (сандугач) "фестивальдә" "лауреат" исеме дәрәҗәсе бирде. Гармунга сызгырдым. Абдуллин Илдус абый белән Мулланур Зарипов уйнады. (Мулланур энекәш мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын)

Курайда уйнарга да көтүдә өйрәндем. Курай тавышын ишеткәч, сыер авызына капкан үләнен дә чәйнәмичә тыңлап торганын күрдем. Серле, моңлы тавыш шул курайда. Мәрдәнов Гомәр абый "канаты астында" үзем дә чыныгыу алдым мин. Ун ел клубта эшләргә туры килде. Гомәр абыйны "алмаз"га тиңли идем мин. Алмаздан "бриллиант" эшләнә. Шуңа тиң кеше уул. Кирәк урында алмаздай каты, бераздан "елмайган кояш" иде ул. Концертлар куйганда сәхнәгә чыгарга 3 номер кала әзерли башлар иде безне. Шул, йөрәккә якын сүзен әйтә: "Сыбызгы, әзерлән, сәхнәгә!" - дияр иде.

Хөрмәтле остазым, Гомәр абый, сандугач тавышларын тыңлап, Җәүһәрия апай белән бәхетле парлар булып яшәргә язсын сезгә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: