Этнэ таны

Сыер үгездән отышлырак

2013 ел йомгакларына карасаң, "Күңгәр"нең 3 авылында 243 хуҗалык булып, аларда 837 кеше яши. Бер хуҗалыкта уртача 344 кеше дигән сүз. "Күшәр" хуҗалыгының 2 авылындагы 217 хуҗалыгында 684 кеше яши. Һәр хуҗалыкка уртача 3,11 кеше туры килә. Күрше "Ташчишмә"нең 2 авылында 137 хуҗалык яши, 426 кеше яши. Монда да шул...

2013 ел йомгакларына карасаң, "Күңгәр"нең 3 авылында 243 хуҗалык булып, аларда 837 кеше яши. Бер хуҗалыкта уртача 344 кеше дигән сүз. "Күшәр" хуҗалыгының 2 авылындагы 217 хуҗалыгында 684 кеше яши. Һәр хуҗалыкка уртача 3,11 кеше туры килә. Күрше "Ташчишмә"нең 2 авылында 137 хуҗалык яши, 426 кеше яши. Монда да шул ук күрсәткеч, бер хуҗалыкка уртача 3,11 кеше туры килә. Олы Әтнә авыл җирлегенә караган авылларның 1254 хуҗалыгында 3787 кеше яши. Хуҗалыкларның һәрберсендә 3,01 кеше дигән сүз. Район үзәгенең үзендә ел дәвамында даими яшәүче 1013 хуҗалыкта 3015 кеше теркәлгән. Бер хуҗалыкка туры килгән кеше саны тагын да азрак: 2,98 кеше туры килә. Нәтиҗә: зур саналган авылларның күрсәткечләре район үзәгенекеннән югарырак. Әмма кечкенә авылларныкы түбәнрәк. Шунысы да бар, зур авылдан ераграк булган саен күрсәткеч түбәнрәк. Әйтик, Мөндеш авылы хуҗалык үзәге Күшәрдән ераграк урнашкан, төп юлдан да читтәрәк. Андагы 20 хуҗалыкта 32 кеше, ягъни, бер хуҗалыкта уртача 1,6 кеше яши. Мокшы авылы Ташчишмәгә якын, өстәвенә төп юлда урнашкан. Шуңа күрәдер, биредәге 18 хуҗалыкта 53 кеше гомер итә. Бер хуҗалыкка уртача 2,94 кеше туры килә. Алда әйтеп үткән 5 авылда 1985 елны 628 хуҗалыкта 2094 кеше яшәгән. Ә 2013 елны 597 хуҗалыкта 1947 кеше гомер итә. Элек - бер хуҗалыкта уртача 3,33 кеше яшәсә, хәзер 3,26 гына.

1985 ел белән хәзерге көн арасында нинди үзгәрешләр булды соң? Беренчедән, барлык йортларга һәм күпчелек мунчаларга газ керде, бу исә шоферларны, механизаторларны ташкүмер һәм утын ташу эшеннән азат итте. Икенчедән, илебезгә "кыргый базар" мөнәсәбәтләре керде, авыл хезмәтчәннәренең хезмәте түбән бәяләнә башлады. Элек гадел булган авыл хуҗалыгы - сәнәгать пропорцияләре тәмам бозылды. Хәзерге чорда ашлык сату хуҗалыкларга табыш китерми диярлек, терлекчелектә дә табыш кимеде. Табышның төп чыганагы - дәүләткә югары сыйфатлы сөтне күп итеп сату. Бу юнәлештә баш саны, нәсел эше, сөтнең югары сыйфатлы булуы бик әһәмиятле факторлар. Моны саннар белән дәлилләп карыйм. Ит өчен бер айлык үгез бозауның бәясен исәпләп карыйк: 34 килограмм X 120 сум, бу 4000 сум була. Аңа ай ярым сөт эчертү: 400 литр X 15 сум, монысы 6000 сумга төшә. Ул бозауны 2 ай тәрбияләү бәясе 1000 сум дип алыйк. Нәтиҗә - 11000 сум. 6 айлык бозау бәясе 19000 сумга җитсә, аны тагын 1 ел тәрбияләү 18000 сумга төшә. Барысы - 37000 сум. Шушы яшь ярымлык үгездән якынча 47000 сум акча кереме аласың. Әйтик, 200-215 килограмм X 225 сумнан. Димәк, 10000 сум саф табыш аласың!

Реклама

Ә хәзер 1 ел буе сыер асрауның файдасын исәпләп карыйк. Әгәр дә 8 ай буе көн саен 10 литр сөт тапшырып барсак, 2400 литр X 15 сум, 36000 сум була. Моңа 4000 сумлык яңа туган бозауны өстәсәк, 40000 сум керем алабыз. Ә сыер тотуның барлык чыгымнары - азык, хезмәт, көтүгә йөртү - 20000 сумнан артмый. Димәк, саф табыш - 20000 сум. Әле монда сөт бәясенең 1 литрын 15 сумнан гына дип исәпләдем. Нәтиҗә: сыер асрау үгез асраудан отышлырак. Димәк, шәхси хуҗалыкта сыер асрап кына тормышыбызны яхшырта алабыз. Халык шуңа омтыла да кебек. Моны саннар белән дәлилләргә телим. Саннар 1985 һәм 2013 еллар өчен бирелә. Элек Күңгәрдә бер хуҗалыкка 0,68 сыер туры килсә, хәзер - 1,1 сыер. Түбән Шашыда элек бер хуҗалыкта 0,81 сыер асраганнар, ә хәзер 1,16 сыерга җиткән. Югары Шашы, Күшәр, Ташчишмә, Мокшы авылларында да шул ук хәл күзәтелә. Мөндеш авылының күрсәткече, киресенчә, кимегән. Моны аңларга да була, чөнки яшәүчеләрнең күбесе олы яшьтә.

Йомгаклап, шуны әйтәсем килә: күпчелек авыллар яшәде һәм яшәячәк. Ә инде тормышыбызны тагын да яхшыртыйк дисәк, хуҗалыклардагы нәселле сыерлар санын тагын да арттырып, тырыш һәм нәтиҗәле хезмәт куярга кирәк. Хөкүмәтебез дә авыл хуҗалыгына йөз белән борылыр һәм авыл хезмәтчәненең хезмәте тиешенчә бәяләнер дип өметләник.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: