Этнэ таны

Мин – табигать баласы

Мәктәбебезнең күпчелек укучылары "Сабантуй" газетасы һәм экология министрлыгы белән берлектә Арча укучылар сарае хезмәткәрләре оештырган "Табигать балалары" дип аталган конкурста катнашты. Бәйгегә шигырьләр, хикәяләр, рәсемнәр, фотолар, видеороликлар җибәрелде. Республикакүләм бәйгедә җиңү яулап булмас дигән шик күңелне кимерсә дә, өметләр дә юк түгел иде.

Ниһаять, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасына, Арча Укучылар сараена чакырдылар. Күәм урта мәктәбеннән ике укучыга - 4 сыйныф укучысы Мортазина Сөмбел һәм Садриева Энҗегә - Арчага бару бәхете елмайды.

Арчада безне бик җылы каршы алдылар. Укучыларны тәбрикләү өчен Арча Укучылар сарае директоры, "Нур" студиясе җитәкчесе, районның мәгариф бүлеге хезмәткәрләреннән тыш, Арча экология бүлеге начальнигы Р.Д.Шагиәхмәтов, "Сабантуй" газетасы редакторы Айдар Гыймадиев, барчабызга таныш Йолдыз апа Шәрәпова, шагыйрь Минһаҗ ага Кашапов та килгәннәр. Ә инде зал Арча, Кукмара, Балтач, Мамадыш, Чистай һ.б. район укучылары белән шыплап тулган иде.

Җиңүчеләрне төрле номинацияләр буенча билгеләгәннәр. "Табигатьне саклау" турында татар телендә шигырь номинациясендә җиңүче Сөмбелебезне котлаганда Минһаҗ ага Әтнә районы, анда яшәүчеләр, иҗат итүчеләр хакында бик җылы сүзләр әйтте. Җиңүчеләргә бүләккә Татарстанның Кызыл китабын тапшырдылар. Котлаулар Арча Укучылар сараеның "Сөембикә" коллективы куйган биюләр, нәни һәм яшь башкаручыларның җырлары белән үрелеп барды. Әтнә районы буенча ике җиңүченең дә безнең мәктәбебездән булуы күңелебезне күтәреп җибәрде. Күп укучыларның иҗатын һәм күңелен күргән жюри әгъзаләренә, бәйгене оештыручыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Инде җиңүчеләрне бүләкләү барышында туган уй-фикерләргә дә тукталып үтәсе килә. Бер-бер артлы диплом алырга чыккан укучыларны күзәтеп утырганда, башта "Ә бу бәйге аларга нәрсә бирә соң?" дигән сорау туды. Уйлый торгач, бик күп нәрсә бирә икән, дигән фикергә килдем. Беренчедән, укучыда иҗат итәргә теләк уяна. Әгәр инде ул җиңүче исеменә дә лаек булса, бу теләк бермә-бер арта торгандыр. Аларга кызыгып, кызыксынып, башкалар да иҗат итә башлый. Димәк, без укучыларның иҗади сәләтен арттырабыз.

Реклама

Икенчедән, укучылар туган ягыбызның табигате белән таныштылар, Кызыл китапны ничәмә-ничә кат актарып чыктылар. Безнең Ашытта каз белән үрдәкләр, бобрлар һәм ике аккош кына бар дип йөргән укучылар да "саескан-шөлди, зур һәм кечкенә күлбога, саз ябалагы" кебек кошлар барлыгын ачыкладылар, алар турында әкиятләр, шигырьләр яздылар, рәсемнәр ясадылар. Кызыл китапка кертелгән үсемлек һәм хайваннарны ничек сакларга мөмкин булуы турында үз фикерләрен җиткерделәр. Кече яшьтән үк кошларны һәм хайваннарны атарга, теләсә кая чүп ташларга (аны бит шул ук балалар да җыештыра), агачларны кисәргә, бөҗәкләрне үтерергә ярамаганлыгын сеңдереп үскән бала, зурайгач та андый эшләр кылмас. Ашытта ау сезоны башланып, мылтык тавышлары ишетелә башлагач, балаларның бар сөйләшүләре шул хакта була. "Тагын күпме кошны аттылар икән инде?" - дип борчылалар алар. Димәк, укучыларда табигать-анабызны саклау, яклау хисләре уяна.

Өченчедән, иҗат итү барышында, әти-әниләребезне, гаиләдәгеләребезне дә шушы эшкә тартабыз. Аларга да табигатьне пычратырга, чүпләрне теләсә - кая ташларга, суны, һаваны пычратырга (үзебез сулыйбыз һәм эчәбез), урманнарны кисәргә, кошларны куркытырга, ашлама һәм агуларны күп кулланырга ярамаганлыгын исләренә төшерәбез. Чөнки без бәрәңге бакчасын гына агулаганда да колорадо коңгызлары белән бергә күп кенә файдалы бөҗәкләр дә үлеп бетәргә мөмкин.

Дүртенчедән... Ә дүртенчедән, укучыларыбыз рәхәтләнеп ял итеп, чит районга барып кунак булып кайттылар һәм безгә барысы да бик ошады. Без барыбыз да табигать балалары һәм бу хакта онытмасак иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: