Әтнә таңы

“Татарстан өчен оялып кайттым”

"Камал театрына "Кыю кызлар" спектаклен карарга баргач, театр өчен генә түгел, республикабыз өчен оялып кайттым", - ди күршем, эшмәкәр Камил Маликов. Ел буе инвалидлар өчен "Уңай мохит" тудырабыз, читтә яшәүче татарларның тормышын яхшыртырга булышабыз, дип сөйләшәләр. Үзебездә яшәгән татарларның тормышын яхшыртсыннар иде, һичьюгы мөмкинлеге чикле булган, коляскада йөрүчеләребез турында онытмасыннар...

Реклама

"Камал театрына "Кыю кызлар" спектаклен карарга баргач, театр өчен генә түгел, республикабыз өчен оялып кайттым", - ди күршем, эшмәкәр Камил Маликов.

  • Ел буе инвалидлар өчен "Уңай мохит" тудырабыз, читтә яшәүче татарларның тормышын яхшыртырга булышабыз, дип сөйләшәләр. Үзебездә яшәгән татарларның тормышын яхшыртсыннар иде, һичьюгы мөмкинлеге чикле булган, коляскада йөрүчеләребез турында онытмасыннар иде. Күшәр авылында яшәүче, шәфкать туташы булырга укып йөргәндә авариягә очрап, инвалид коляскасында калган, бик матур шигырьләр язучы якташыбызны спектакль карарга алып бардык. Очраклы гына спектакль карыйсым килә, дигәнен ишеткән идем. Тәкъдим иткәч, Рүзия каршы килмәде. Киресенчә, бик сөенде. Алдан Казанга барып билетлар алдык, алган вакытта ук "Коляскада йөрүче дустыбызны алып киләбез, читен булмасмы, мөмкинлекләр бармы?" -дип сораштык кассирдан. "Бөтен уңайлыклар да бар", - дигәч сөендек. Чынлап ышандык, чөнки үзебезнең район үзәгендә инвалидлар өчен күп эшләнде. Больницада бигрәк уңай. Ә монда башкала, мәшһүр татар театры. Бардык. Тик бернинди уңайлыклар да күрмәдек. Иң элек күтәрелә торган җайланмалары эшләми, күтәреп мендек. Билетыбызны үзебезнекен дә кырыйдагы урыннарга, Рүзия янәшәбездә булыр, дип алган идек. Администратор безне анларга теләмәде, керүче-чыгучыларга уңайсыз була, дип колясканы куйдыртмады. Читкә куйдылар. Рүзиябез горур, сиздерә торганнардан түгел, гел елмая. Ә без оялдык, ник килгәнебезгә үкендек. Спектакль бик әйбәт, сүз юк. Артистлар бик яхшы уйныйлар. Күңелгә тия торган менә бу вакыйгалар да булмаса", - ди ул.
  • Спектакльләре бик ошады. Камил дөрес әйтә, авыр булды. Лифтлары (җайланма дисәң дөресрәк булыр) була торып, егетләр коляскам белән күтәреп йөрттеләр. Уңайсыз, әлбәттә. Узләре дә уңайсызланды, "Язып та карадык, тик министрлыктан рөхсәт ала алмыйбыз шуны эшләтергә", диделәр. Югыйсә, бар бит ул. Һаман шул кәгазь эшенә төртелеп кала. Ә дусларыма рәхмәттән башка сүзем юк, исән-сау булсыннар", - ди Рүзия үзе.

Бер мичкә балны бер кашык дегет боза, диләр. Бәлки бу язмамны җаваплы, әлеге хезмәтне башкарып җиткерергә тиешле белгечләр укып, мәсьәлә хәл ителер. Артистлар үзләре дә уңайсызлана. Ә инвалид коляскасында утыручыларның хис-тойгыларын аңлатып та булмый. Кеше хәлен үз башына төшмәгән белми шул.... Елмаймыйча нишлисең?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: