Әтнә таңы

Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәмәтшин: спортны өлге итеп алдык!

Татарстанның Дәүләт Советында парламент спикеры Фәрит Мөхәмәтшин спорт вакыйгаларын яктыртучы журналистлар белән очрашты.

Реклама

Очрашуда 45 район һәм 15 республика, федераль газеталар журналистлары катнашты. Парламент буйлап экскурсия ясаганнан соң, Кече залда урнаштырдылар. Биредә парламент җитәкчесе, шул ук вакытта республиканың волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәмәтшин белән эшлекле сөйләшү узды. Россия журналистикасы көне белән котлаганнан соң, җөмһүриятебезнең спорт яңалыклары турында сүз кузгатты. Аеруча волейбол уңышлары хакында сөйләде.
- Үз вакытында Татарстанда спорт өлкәсен өлге итеп алдык. Чөнки тормышның тискәре күренешләреннән арынырга кирәк иде. Өстәвенә, сәламәт яшәү рәвеше, гомер озынлыгы, беренче чиратта, спортка бәйле, - диде.
Мондый очрашуларны киләчәктә дә уздырырга кирәк дигән фикерен дә җиткерде. Чөнки спорт төрле милләт, конфессия вәкилләрен берләштерүче факторга әйләнде. "Ә волейбол - иң аз чыгымнар таләп итә торган спорт төре", дип саный спикер. Бу уңайдан Татарстанда ел саен 100 волейбол мәйданчыгы булдыру максат итеп куелган.
- Универсиада уздыру белән бәйле рәвештә, узган елны 72 мәйданчык кына төзелде. Быел да шул ук бурыч тора, - диде ул.
Шунда ук республиканың "Зенит", "Динамо" волейбол клубларының уңышларын телгә алды. Әйтик, "Динамо" составындагы данлыклы волейболчыбыз, Олимпия чемпионы Екатерина Гамованың уены японнарга шул дәрәҗәдә ошаган, аның сынын ясаганнар. Районнарда Гамова, Михайлов кебек данлыклы волейболчылар белән очрашулар уздырырга дигән фикер дә яңгырады.
- Үзем дә волейбол уйныйм. Быел волейболга игътибарны күбрәк юнәлтсәм дигән идем, булмый икән. Сайлау елы бит, безне сайлагыз дип халык арасына чыгарга кирәк... - дип көлдереп тә алды.
Волейбол уйнарга яратса да, төп миссиясе - оештыру дип саный.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: