Әтнә таңы

Татарстанда “Лизинг-грант” программасы буенча бәйгегә документлар кабул итү дәвам итә

Республикада икътисад министрлыгы оештырган "Лизинг-грант"программасы буенча үткәрелгән бәйгегә документлар кабул итү дәвам итә. Бәйгегә сайлап алу тәртибе Татарстан икътисад министрлыгының рәсми сайтында, "Урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү һәм аңа ярдәм итү", "Эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасы", "Лизинг-грант" программасы" бүлекләрендә урнаштырылган. Билгеләп үтелгәнчә, әлеге программа буенча 30% акча авыл эшмәкәрләренә, гаилә хуҗалыкларын...

Республикада икътисад министрлыгы оештырган "Лизинг-грант"программасы буенча үткәрелгән бәйгегә документлар кабул итү дәвам итә.

Бәйгегә сайлап алу тәртибе Татарстан икътисад министрлыгының рәсми сайтында, "Урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү һәм аңа ярдәм итү", "Эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасы", "Лизинг-грант" программасы" бүлекләрендә урнаштырылган.

Билгеләп үтелгәнчә, әлеге программа буенча 30% акча авыл эшмәкәрләренә, гаилә хуҗалыкларын үстерүгә каралган. Лизингка үзебезнең һәм чит илдә җитештерелгән җиһазлар өчен түләү лизинг килешүе буенча 1-5 елга субсидияләү шарты белән бирелә.

Реклама

Субсидияләр түбәндәгеләргә каралган:

  • бәйгедә катнашу өчен заявка бирелгән вакытка теркәлү срогы бер елдан ким булган эшмәкәрлек субъектларына - лизинг килешүе суммасының 45%ы күләмендә, әмма 1 миллион сумнан да артык түгел;
  • бәйгедә катнашу өчен заявка бирелгән вакытка теркәлү срогы бер елдан артык булган эшмәкәрлек субъектларына - лизинг килешүе суммасының 30%ы күләмендә, әмма 3 миллион сумнан да артык түгел.

Программада катнашу хокукына эшчеләре 250 кешедән артык булмаган урта һәм кече эшмәкәрлек субъектлары, шул исәптән крестьян (фермер) хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы кулланучылар җәмгыятьләре дә катнаша ала.

Килеп чыккан сораулар буенча аңлатма алу өчен Татарстан Республикасы икътисад министрлыгының эшмәкәрлеккә ярдәм итү Департаменты финанс-хокук консультацияләре бүлегенә, 8(843) 524-90-90 телефоны буенча, шулай ук 420021, Казан шәһәре, Московская урамы, 5нче йортка мөрәҗәгать итәргә була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: