Әтнә таңы

Түбән Көектән Раузалия апа Казанда чыгыш ясаячак

Ветераннарның "Балкыш" фестивале лауреаты Раузалия апа Хәкимова бүген кич белән Казанда, филармониядә Әлфия Авзаловага 81 яшь тулу уңаеннан оештырылган концертта чыгыш ясаячак. "Уземне бәхетле саныйм, ышанып та бетә алмыйм әле, икенче мәртәбә Казанда җырлыйм. Бу юлы махсус чакырдылар. Яраткан артисткамны туган көне белән котлап, "Дүртөйле" не башкарачакмын",- ди җитмешне узган...

Ветераннарның "Балкыш" фестивале лауреаты Раузалия апа Хәкимова бүген кич белән Казанда, филармониядә Әлфия Авзаловага 81 яшь тулу уңаеннан оештырылган концертта чыгыш ясаячак. "Уземне бәхетле саныйм, ышанып та бетә алмыйм әле, икенче мәртәбә Казанда җырлыйм. Бу юлы махсус чакырдылар. Яраткан артисткамны туган көне белән котлап, "Дүртөйле" не башкарачакмын",- ди җитмешне узган әбекәй.

Реклама

Беренче тапкыр чыгыш ясаганда тамашачының алкышлавыннан каушап та кала ул. 46 яшендә ике бала белән ялгыз калган, гомере буе җырлап фермада сыер сауган, бүгенге көндә улының ике игезәк баласын үстерешкән әбекәй андый зур залларны күргәнмени. "Үтте дә китте яшьлегем", "Җидегән чишмә" кебек халык җырларын яратып башкарган Раузалия апаның моңлы тавышы стеналар булмаса, Казан каласын да әсир итәр иде. Бу юлы Әлфия апа тыңлар аны. Сокланыр, куаныр... Үзе башкарган җырларны халык дәвам иткәненә сөенер. Ә Раузалия апа сынатмас, сыната торганнардан түгел. Авылдашлары да шатланып бетә алмый. Түбән Көек авыл җирлеге башлыгы Фәргать Мөхәммәтгалиев белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов алып барып, алып кайту мәсьәләсен дә хәл иткәннәр. "Рәхмәт" үзләренә дип куана әбекәй.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: