Әтнә таңы

Техник күзәтү яңалыклары

Ноябрь аенда гамәлгә кергән яңа кагыйдәләр нигезендә, хәзер, техник күзәтү уздыруда да үзгәрешләр бар. Алар белән "Гостехнадзор" инспекторы Рафил Сабиров таныштырды.

- Техник күзәтүне беренче тапкыр үткәргәндә кимчелекләр табылса, 20 көн эчендә яңадан килеп, бары шул кимчелекләрне төзәтүеңне генә күрсәтергә кирәк, - ди ул. Әмма бу срок узса, техникага өр-яңадан техник күзәтү уздырырга кирәк.

Көпчәкле техниканың тизлеге 20 километр/сәгатьтән артса, "автогражданка" булырга тиеш. Техник күзәтү үтмичә генә "автогражданка" алырга тырышмагыз. Әгәр ул булмаса, килгән зыянны капламаска да мөмкиннәр. Техниканың киңлеге ике метр ярымнан узса, сары төстәге "маячок" куелу мәҗбүри. Мәсәлән, "К-700", экскаватор, грейдерлар шундыйларга керә.

Реклама

Тагын бер мөһим яңалык популярлашып килүче квадрациклларга кагыла. Алар да "Гостехнадзор"да теркәләләр, тик техник күзәтү ЮХИДИда башкарыла. Ә менә үзйөрешле кар чаналары "Гостехнадзор"га карый.

- Басуда эзләре күренсә дә, үзләре юк. Оешмада бер генә үзйөрешле кар чанасы да теркәлмәде. Әмма алар бар һәм тиздән без аларны ачыклаячакбыз, - ди инспектор.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: