Әтнә таңы

“ТИЕШЕНЧӘ ЯСАСАЛАР, ЯХШЫ БУЛЫР”

Районда Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, аларның тормыш иптәшләрен һәм туендыручысын югалткан инвалид-балаларын, ягъни, гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итү дәвам итә. Ахырына якынлаша дию дөресрәк булыр. Бу хакта хакимиятнең инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Радик Минһаҗев белән сөйләштек. - Дәүләтнең бу программасы гамәлгә кергән чорда торак хәлен яхшыртуны сорап учетка басучыларның...

Районда Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, аларның тормыш иптәшләрен һәм туендыручысын югалткан инвалид-балаларын, ягъни, гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итү дәвам итә.

Ахырына якынлаша дию дөресрәк булыр. Бу хакта хакимиятнең инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Радик Минһаҗев белән сөйләштек.

- Дәүләтнең бу программасы гамәлгә кергән чорда торак хәлен яхшыртуны сорап учетка басучыларның саны 178 кеше тәшкил итте. Аларның 28е - сугышта катнашучы, 150се гаилә әгъзалары иде. 163е торак белән тулысынча тәэмин ителде: 70е Дәүләт торак фонды һәм "Главинвестрой" аша Казанда, Арчада һәм Осиново бистәсендәге күпкатлы йортларда фатирлар алдылар. 87се фатирны икенчел базардан сатып алды. Тагын 15 кеше чиратта тора, субсидия килүен көтә. 6 кеше авылда шәхси йорт салырга теләк белдерде, - диде әңгәмәдәшем.

Авылда йорт салырга теләгән 6 кешенең - Чишмәле Сап һәм Олы Әтнәдә яшәүче 2се үз йортларында гомер итәләр инде. Заказчы "Главинвестстрой" тагын 4 кешегә - Олы Әтнәдә Саймә Галимҗанова һәм Рәшидә Фәйзуллинага, Түбән Бәрәскәдә Хөсниҗиһан Ибраһимовага, Олы Мәңгәрдә Сара Галиевага йортлар төзетә. Подрядчысы - "Әтнә МСО" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Аларга өч шәхси проект тәкъ­дим ителгән. Барысы да 2 бүлмәле йорт сайлаганнар. Йортның мәйданы - 49 квадрат метр. Әлеге йорт дәүләттән килгән субсидия акчасына салына. Ә субсидия суммасы 1 миллион 74 мең 600 сум тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, баштарак ул 943 мең 200 сум иде.

... Түбән Бәрәскәдә яшәүче 103 яшьлек Хөсниҗиһан әбидән төзелеп ятучы йорты хакында сорашырга уйладым. Алдан ук әйтеп узыйм, бу әби хакында газетада язган идек инде. Кызганычка каршы, урын-җир өстендә ята. Йорт-җир турындагы мәгълүматларны улыннан, инде шулай ук оныклар тәрбияләүче Мансур абыйдан сораштым.

Реклама

Хөсниҗиһан әби 2 егет һәм 2 кыз тәрбияләп үстерә. Олы улы инде вафат. Җәмәгате Мөбәракша абый Бөек Ватан сугышы афәтләрен исән-имин кичереп, 1985 елны, 73 яшендә вафат була. Ул хуҗалыкта башта завхоз, соңрак төзелеш бригадиры вазифасында эшли. Ә Хөсниҗиһан әбигә килсәк:

- Хәзер хәле бер дә яхшы түгел, - ди Мансур абый.

2000 елдан әнисен тәрбияли. Мин барында да еш ыңгырашып, әледән-әле әбисен чакырып кычкырып куючы әнисе янына килеп хәлен белде. "Эчәсең килмиме? Җайсызмы әллә?" дип гел сорашып торучы бабай-малайга сокланып куйдым. Бәхәссез факт: улың "Әни" дип өзелеп тору дөрес тәрбия бирелгәнне күрсәтә! Ә йорт-җиргә килсәк:

- Барысын да тиешенчә урнаштырсалар, бик яхшы булырга тиеш, - диде.

Инде эчке эшләре генә калып килүче яңа йорт белән теләп таныштырды. Йортның игелеген күрсеннәр иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: