Әтнә таңы

Тәкъбир авазы яңгырады

"Корбан Гаете барлык авылларда да узды", - диде Олы Әтнә мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Сәгъдиев. Олы Әтнә мәчетенә килүчеләр саны, елдагыча, бик күп иде. Биредәрайоныбыз һәм төрле оешма-предприятие җитәкчеләре дә гыйбадәт кылдылар. Шөкер, яшьләр дә күп иде. Җыелып, тәкъбир әйтеп килүчеләр дә булган. Мәчетебез тулы иде, - диде хәзрәт куанып....

"Корбан Гаете барлык авылларда да узды", - диде Олы Әтнә мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Сәгъдиев.

Реклама

Олы Әтнә мәчетенә килүчеләр саны, елдагыча, бик күп иде. Биредәрайоныбыз һәм төрле оешма-предприятие җитәкчеләре дә гыйбадәт кылдылар.

  • Шөкер, яшьләр дә күп иде. Җыелып, тәкъбир әйтеп килүчеләр дә булган. Мәчетебез тулы иде, - диде хәзрәт куанып.
  • Олы Мәңгәрдә дә Гает намазынакилүчеләр күп булды. Балалар да шактый күренде. Бу исә, Рафаэль хәзрәтнең дини дәресләр уздыруы белән дә бәйле, күрәсең, - дип саный үз хәбәрчебез Илсур Шакиров.

Тагын бер үз хәбәрчебез Равил Садриев Күәм мәчетендә узган Корбан Гаете хакында сөйләде.

  • Башка еллардан төп үзенчәлеге - Гает намазын укырга килүчеләр күп иде. Мәктәп балаларын күреп күңел куанды, - диде.

...Мәчеткә килгәндә тәкбир әйтеп килү - электән килгән гадәт. Минемчә, кечкенә авылларның төп өстенлеге бу. Каенсар мәчетендә иртәнге намаз тәмам булгач, дин-кардәшләр өйләренә таралыштылар. Ә вакыты җиткәч, авылның ике башыннан да рәт-рәт тезелгән ир-атлар килүе күренде. Әледән-әле туктадылар һәм тәкъбир авазы яңгырады: "Аллаh әкъбәр, Аллаh әкъбәр, Лә иләhә иллә Лләhү үә-Ллаh әкъбәр, Аллаh әкъбәр үә-ли-Лләhи-ль-хәмде". Бу вакытта капка төбенә чыгып, яисә, тәрәзә аша аларны хатын-кызлар һәм бала-чагалар тыңлады. Монысы да сөннәт гамәл, күрәсең. Әле сабый вакытымда әнинең: "Тәкъбир тыңларга торыгыз. Бу вакытта йокларга ярамый", - дип уятуы истә.Шунысы сөенечле, Корбан Гаетенә килүчеләр арасында да балалар күп иде

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: