Әтнә таңы

Әтнә авыллары тарихы

Язылганга кире кайтып "Яңа Мәңгәр каргалмаган ул" Газетабызның 5 март санында "Әтисез дә, авылсыз да калдым..." дип исемләнгән язмам басылган иде. Анда бүгенге көндә Арчада яшәүче, Яңа Мәңгәр кызы Рәмлә Абдуллинаның тормыш юлы сурәтләнгән. Иҗаты, беррәттән бүген җир йөзендә булмаган Яңа Мәңгәр авылына кагылышлы истәлекләр дә искә алынды. Басылып чыккач,...

Язылганга кире кайтып

"Яңа Мәңгәр каргалмаган ул"

Газетабызның 5 март санында "Әтисез дә, авылсыз да калдым..." дип исемләнгән язмам басылган иде.

Анда бүгенге көндә Арчада яшәүче, Яңа Мәңгәр кызы Рәмлә Абдуллинаның тормыш юлы сурәтләнгән. Иҗаты, беррәттән бүген җир йөзендә булмаган Яңа Мәңгәр авылына кагылышлы истәлекләр дә искә алынды. Басылып чыккач, рәхмәт әйтүчеләр дә, истәлекләре белән уртаклашучылар да байтак булды. Һәркайсыгызга, кызыксынып укучыларга, авыл турындагы хатирәләре белән уртаклашучыларга мин бик рәхмәтле. Чыннан да сезнең истәлекләрегез бик кадерле, чөнки аларда бүген җир йөзендә булмаган авыл тарихы. Һәрнәрсәнең булганда гына кадере юк шул. Филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗановның "Олы Мәңгәр авылы тарихы" китабындагы дәлилләргә, сезнең хатирәләргә нигезләнеп, язмага кабат әйләнеп кайтырга булдым.

"Шегали" зираты дип язган идем, хәрефләрен бутаганмын, дөреслисем килә, Иске Кишет белән Яңа Мәңгәр авылы арасында "Шыгале (Шаһ Гали)" зираты урнашкан. "Олы Мәңгәр янәшәсендә моннан берничә йөз ел элек Шыгале (Шаһ Гали) авылы булган. Бу хакта 19 гасырда Каюм Насыйри да кызыклы риваятьләр язып алып калдырган. Ул риваятьләргә караганда Симет суы буенда Шаһ Галинең чуеннан ясалган капкалары, сарайы, хезмәтчеләренең йортлары була. Шаһ Галинең татар халкына карата эшләгән әшәкелекләре өчен аның авылын, хан сарайларын җир йота, дип сөйләнә риваятьтә. Чынлап та Симет буендагы авыл яшәгән дигән урынның җимерелеп убылуы чынга ошый. Әлбәттә, хан авылының бар халкы да җир астына китмәгән, калган өлеше Олы Мәңгәр авылының бер почмагына сыенганнар", - дип языла галим китабында. Мондый юллар да бар: "Мәңгәр шәҗәрә китабында Казан 1552 нче елның 2 үктәбрендә урыс кулына күчә. "Казанны урыс алганның багдында Шыгале хан бабамызның тереклеге Олуг Мәңгәр илән Яңа Мәңгәр арасында булган. Мәңгәрнең атау басу капкасыннан чыгып, Яңа Мәңгәргә туры карап төшкәндә, печәнлеге түмгәклек булып, шул сәбәпдән Шыгале асты дию аталып калган".

Реклама

"Өч көн рәттән укыдым"

Рәмлә апа Абдуллинаның шигырьләре берәүне дә битараф калдырмады, шулай буласын көткән идем. Чөнки йөрәктән чыккан һәрвакыт йөрәккә үтә, ә монда Яңа Мәңгәр авылы, аның урамнары, хатирәләр, "Ул язмаңны өч көн рәттән укыдым, ятлап бетерә яздым...", - диде Кышлау авылында яшәүче Хәбирә апа Закирова. Олы Мәңгәр авылында яшәүче Хәбирә Халикованың да күңелен кузгаткан ул. Гаҗәп түгел, Яңа Мәңгәр кызлары алар. Хәбирә апаларның сөйләгәннәре, чыгышы белән бу авылдан булганнарның хатирәләре дә бар-берсенә бик охшаш.

  • Рәмлә апа 11 яшеннән авылдан киткән, ул да олылардан ишеткәннәрен сөйләгәндер. Минем дә әтием Хәнәфия Нуруллин сөйләгәннәр белән уртаклашасым килә. Безнең Яңа Мәңгәр авылы каргалмаган, Шыгале авылы каргалган. Ул авылның атларын Шүрәле бик җәфалаган. Үзәкләренә үткәч, атка сумала сылап җибәргәннәр. Атка Рәмлә апа әйткәнчә, җонлы кеше утырып кайткан, аны Шүрәле дип тә сөйлиләр. Үзәкләренә үткән булгандыр, җыйнаулашып кыйнаганнар. Авыл халкы аны җен дип белгән. Яндырырга җыенгач, җонлы кеше авыл халкына "Җибәрегез, берегезгә дә тимәм, берәүгә дә тидермәм", дип ялынган. Габдулла Тукай "Шүрәле" әсәрендә менә шул өлешне файдаланган. Тик авыл халкы Шүрәлене тыңламаган, ут төртеп яндырганнар. Янганда җонлы кеше "60 өйле авылыгыз 6 өйдән артмасын, 7 өйгә җитмәсен", дип каргаган. Иртәнгә Шыгале авылыннан 6 өй генә калган, авылның калган 54 йортын җир упкан. Шыгале авылы шулай юкка чыккан. Авылның калган кешеләре Яңа Мәңгәр авылына килеп урнашканнар. Яңа Мәңгәр бик зур булган, 800ләп кеше яшәгән дип сөйләгәннәрен хәтерлим. "Менә шул Шүрәле каргаган авыл кешеләрен сыйдырганга бетте безнең авыл", дип сөйли иде әти. Ул 1914 елгы иде, 69 яшендә вафат булды. Тагын бер кызыклы да, гыйбрәтле дә күренеш: Шыгале зираты, анда да 6 агачтан артык агач үсмәгән. Мин үзем белә башлаганнан карап йөрим, агачлар алтыдан артмый. "Җиденче агач үсә башлагач, карт агачны яшен сукты", дип кайтып сөйләгәне хәтердә әтинең. Чыннан да шулай. Җиденчесе үсә башласа, карт агачның берсенә нидер була. Гел алты агач. Зират яныннан дога укымыйча үтеп булмый, адаштыра, саташтыра, дип әйтә иде әти. Бик укымышлы булмаса да, догаларны белә иде,- дип искә ала Кышлауда яшәүче Хәбирә апа Закирова.
  • Шыгалене изге кеше дип табыналар иде әниләр, бер догаларыннан да калдырмадылар. Аның нинди начар кеше икәнен соңрак белделәр. Әни 92 яшендә үлде, Шаһ Галинең кем икәнен белеп китте. Шыгале авылының капкасы ачылса, Казан каласына ишетелә, дип әйтә торган булганнар. Ат көтүләре күп булган Шаһ Галинең, менә шул көтүдәге атларны җәфалаган Шүрәле. Сумаланы шуннан соң сөрткәннәр. Җонлы кеше утырып кайткан. Су буенда Хәбирә әйткәнчә каргаган. Иртәнгә 6 йорт калган. Шыгали яшәгән урын болындарак булган. "Шыгали" чишмәсе дә бар, анысына акчалар сала идек, - дип хәтерли Олы Мәңгәрдә яшәүче Хәбирә апа Халикова.

"Шыгале фаҗигасе андагы халыкның зур гөнаһлары аркасында Аллаһ җибәргән каза дип тә саналган",- дип яза Марсель Әхмәтҗанов. Ничек кенә булмасын, ике авыл да бүген инде юк. Сабак алып, тарихыбызны, авылларыбызның тарихын гына барлыйсыбыз бар....

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: