Әтнә таңы

Әтнә делегациясе Чаллыга барачак

Өстәмә белем бирү системасы оешуга - 95 ел. Бу уңайдан, Чаллы шәһәрендә узачак юбилей чараларында район укучылар йортыннан 5 кешелек делегация катнашачак. Түбән Көек, Бәрәскә, Бәрәзә мәктәбе базаларында техник иҗат түгәрәкләрендә шөгыльләнүче балалар арасында май аенда үтәчәк республикакүләм "Техник иҗат түгәрәкләре фестивале"нә әзерлек башланды. Алар авиа, судо һәм автомобиль модельләре...

Реклама

Өстәмә белем бирү системасы оешуга - 95 ел. Бу уңайдан, Чаллы шәһәрендә узачак юбилей чараларында район укучылар йортыннан 5 кешелек делегация катнашачак. Түбән Көек, Бәрәскә, Бәрәзә мәктәбе базаларында техник иҗат түгәрәкләрендә шөгыльләнүче балалар арасында май аенда үтәчәк республикакүләм "Техник иҗат түгәрәкләре фестивале"нә әзерлек башланды. Алар авиа, судо һәм автомобиль модельләре әзерлиләр. Күшәр мәктәбенең техник түгәрәк җитәкчесе Фаил Әскаров ике укучысын "Я - мастер" республика бәйгесенә алып барырга әзерли. "Бәйгеләр бик күп, барысына да катнашырга өлгереп булмаса да, безнең педагоглар кулларыннан килгәнчә әзерлек алып баралар", - дип хәбәр итте район Укучылар йорты директоры Рита Садриева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: