Әтнә таңы

Әтнә композиторы

Җырчыларның уңышы шигырьләрнең музыкаль эшләнешенә, композиторның осталыгына бәйле. Ә андый оста янәшәбездә генә. Һәрбер башкаручының уңайлы һәм нәтиҗәле эшли торган яраткан авторы, композиторы була. Җыр өстендә эшләү - ул катлаулы, озак процесс. Көй ничек туа? Күп җырлар авторы Ленур Зәйнуллин белән сөйләшәбез. - Ленур, нинди музы­ка коралларында уй­ный­сың? Кем өй­рәтте?...

Җырчыларның уңышы шигырьләрнең музыкаль эшләнешенә, композиторның осталыгына бәйле. Ә андый оста янәшәбездә генә.

Һәрбер башкаручының уңайлы һәм нәтиҗәле эшли торган яраткан авторы, композиторы була. Җыр өстендә эшләү - ул катлаулы, озак процесс. Көй ничек туа? Күп җырлар авторы Ленур Зәйнуллин белән сөйләшәбез.

- Ленур, нинди музы­ка коралларында уй­ный­сың? Кем өй­рәтте?

- Кирәк булса, төр­ле­сендә дә уйный алам: фортепьяно, гитара, баян, курай һ.б. Баянда уйнарга әтием өйрәтте.

- Ә менә җырлар язганда кайсы инструмент­ны кулайрак күрәсең? Көй ничек туа?

- Көй язарга кирәк булганда, башта бер көн уйлап йөрим. Башлангыч аккордлары гел уйда анысы. Ә мелодиясе бераз вакыт сорый. Җырлап-көйләп йөрим, фортепьянода уйнап карыйм.

- Сүзләрсез музыка язу җиңелрәкме, әллә сүзләргәме?

- Әзер текстка язу җай­лырак: миңа шигырь бирәләр, мин аңа көй язам.

- Беренче җырыңның исеме ничек иде. Язмасы сакландымы?

- Зөлфәт Фәхретдинов өчен язган "Көнләшмә" җыры. Язмасы бар.

- Кайсы җырчыларга хит булырлык көй язу теләгең бар? Моңарчы эш­ләмәгәннәрне күздә тотам.

- Венера Ганиева, Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов белән күп эшләдем. Илдар Әхмәтов белән Хәния Фәрхи дуеты башкаруындагы "Утлы чәчәк" җырына көй яздым. Хәния Фәрхи белән иҗатташлыкны тагын да арттырасы килә.

- Беренче көеңне кайсы автор сүзләренә яздың?

- Алда әйтеп үт­кә­нем­чә, "Көнләшмә" җы­ры, сүзләре Раилә Фәх­ретдинованыкы.

Реклама

- Иҗат итәргә этәргеч булып нәрсә тора?

-Музыкаль әсәр­лә­рем­не, беренче чиратта, халык өчен язам: иҗатым кешеләрнең күңел кылларын тибрәтеп, йөрәгенә үтеп керә алса, миннән дә бәхетле кеше юк. Хит чыкса, атна буе канатланып йөрим.

- Танылган композиторлар арасында кумирларың бармы?

- Кумирым - Игорь Крутой. Ул миңа көчле йогынты ясады.

- Музыка язуның схемасы бармы? Әллә инде һәрбер җыр үзенчә туамы?

- Консерватория бе­тергән кайбер композиторлар иҗат иткән көйләремнең Сара Садыковадан калган схемаларга туры килүен әйттеләр, үзем схема буен­ча эшләмим.

- Җырдан җырга стилең үзгәрәме?

- Бик сирәк, чөнки җырчылар бер стиль кабатлануын сорый.

- Музыкаль ауди­то­рияң?

- Күбрәк урта һәм өлкән яшьтәгеләр. Аларның фикере минем өчен мөһим.

- Музыкаль әсәр язарга нәрсә этәрә. Илһам каян аласың?

- Илһам күбрәк эш ба­рышында киләдер ул. Ялкауланмыйча эш­кә керешсәм, кызып ки­­теп, бер-ике көй дә язып ташлап була. Әле менә ике җыр көтеп тора (көлә).

- Укучыларың, дә­вам­чыларың бармы?

- Киләчәктә балаларымны өйрәтү теләге бар. Үзләре дә кызыксына. Әңгәмә төгәлләнгәч, Ленур җырга аранжировка да ясап күрсәтте. Мин җырладым, ул уйнады. Анысын интернетта тыңлый аласыз.

Венера Шәмиева, җыр­чы:

- Иҗатташлык итә башлавыбызга җиде еллап бар. Акыллы, мәгънәле, тормышчан көйләр иҗат итә. Аның инсафлы, гаилә җанлы булуы шул көйләрендә дә чагыла. Ленур композитор гына түгел, гаилә дустыбыз буларак та бик якын. Хатыны Альбина белән ике кыз үстереп киләләр. Алар бик кунакчыл, гел җылы итеп каршы алалар. Алга таба да бергә иҗат итәргә, дус булып яшәргә язсын.

Венера Мәхмүтова, шагыйрә:

- Ул бик талантлы, үзен­чәлекле композитор. Һәр­бер иҗат иткән эше­нең "изюминка"сы бар.

Фәрит Таишев, җырчы:

- Әйбәт егет, талантлы композитор. Шоу-бизнеска килгәндә, беренче адымнарны бергә ясадык.

Мурат Гайсин, җырчы:

- Шәхес буларак та, композитор буларак та хөрмәт итәм. Миңа язган җырларын яратып башкарам. Иң көчле аранжировщикларның берсе дә әле ул. Бик күп танышларыма тәкъдим итәм. Алга да бергәләп иҗат итәргә насыйп булсын!

Эльвира Хамматова, җырчы:

- Ленур Зәйнуллин һәм аның иҗаты белән күптәннән кызыксынып килдем. Инде менә күптән түгел Әтнәдә шәхсән күрештек. Үз эшен җиренә җиткереп башкара, әйткән сүзендә тора, пунктуаль. Көйне бераз үзгәртик дип мөрәҗәгать итсәң, үз фикерендә кала. Иҗат чишмәсе саекмасын, матур-матур көйләре алда булсын, артистлар белән тыгыз, нык мөнәсәбәтләрдә торсын дигән теләкләр телим аңа.

Ленар Сәйфиев, җыр­чы:

- Иҗатташлыгыбыз 2007 елда "Үпкәләмә" җырына көй язуы белән башланып китте. Ленурның кулы җиңел булды, җыр хит булып танылды. Шулай итеп аның белән бергәләп эстрадага кереп киттек. Берсе артыннан берсе үзенчәлекле җырлар язуы өчен бик рәхмәтлемен аңа. Күңеле, эчке дөньясы бай аның, шуңа күрә көйләре дә мәгънәле булып туа. Җан тынычлыгы, моң байлыгы телим аңа. Халыкны, җырчыларны сөендереп, исән-имин иҗат итсен иде!

Гөлсәрвәр, шагыйрә:

- Беренче уртак иҗат җимешебез "Утлар яна" җыры. Үзе бик талантлы композитор, кеше буларак та мөлаем. Балаларының бәхетен, озын гомер, исәнлек-саулык телим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: