Әтнә таңы

Әтнә мәктәпләре укучылары әниләрен котлый

Олы Мәңгәр урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары иҗаты Бәйрәм белән әнием!!! Тиздән әниләр бәйрәме, Елга бер килгән бәйрәм. Сөекле әниемне Мин котлыйм бәйрәм белән. Кайтып, өйне җыештырам, Гөлләремә су сибәм. Чәчәк кебек көлеп тора Кояш та бүген иртән. Әниләребез ял итсен, Тик торма, апай, син дә Безнең булышуыбыз, ул- Бүләгебез...

Олы Мәңгәр урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары иҗаты

Бәйрәм белән әнием!!!

Тиздән әниләр бәйрәме,

Елга бер килгән бәйрәм.

Сөекле әниемне

Мин котлыйм бәйрәм белән.

Кайтып, өйне җыештырам,

Гөлләремә су сибәм.

Чәчәк кебек көлеп тора

Кояш та бүген иртән.

Әниләребез ял итсен,

Тик торма, апай, син дә

Безнең булышуыбыз, ул-

Бүләгебез әнигә!

Ләйсирә Зиннәтова

Мин әниемне бик яратам. Ул акыллы,тырыш, ягымлы,матур. Кирәк вакытта әнием кырыс та була. Ул безгә өй эшләрен әзерләшергә ярдәм итә."Тәртипле, акыллы, булыгыз, яхшы укыгыз", дип безне мәктәпкә озата. Әниемнең куллары бик йомшак. Ул мине иркәли,сөя. Мин әйбәт билгеләр алырга, әнинең сүзен тыңларга тырышам.

Рәзил Рәкыйпов

Якын кешем дип үземнең әниемне әйтәм. Аның исеме Алсу. Ул уңган, тырыш. Әниемә 38 яшь. Ул тәмле ризыклар пешерергә ярата.Әнием акыллы, ярдәмчел, шат күңелле. Аның күзләре соры, елмаюы ягымлы. Мин әниемне яратам, аңа зур бәхет телим.

Ләйлә Галиева

Иң матуры - әнием.

Сез әниемне беләсезме?

Ничек инде белмисез?

Иң әйбәте дөньяда ул,

Әллә шуны күрмисез?!

Йомшак итеп чәчләремнән

Иркәләп ул уята,

"Акыллы бул, улым", - диеп

Мәктәбемә озата.

Кайтуыма көтеп ала,

Тәмле ашлар пешереп,

Аның уңган-булганлыгын

Булмый сөйләп бетереп.

Әти дә аны яратып,

"Әнисе",- диеп атый

Ул югында - өй күңелсез,

Бер эшкә дә кул бармый!

Әнием, син һич авыртма,

Син бит безгә бик кирәк.

Син борчылма, үскәчтен без,

Булырбыз сиңа терәк.

Айзат Филатов

Яңа Шашы урта мәктәбе укучылары иҗаты

Әнием

Әнием минем иң чибәре,

Әнием минем бик уңган.

Реклама

Авыр сүз дәшмим аңарга,

Мин аны бик яратам.

Иң газизем ул минем,

Иң кадерлем ул минем.

Әти белән озын гомер

Итәргә язсын димен.

Регина Халикова

Әнием - бәгырем

Әнием - бәгырем,

Кояшым син минем,

Син булгач бәхетле,

Һәм тыныч көннәрем.

Кадерләп һәм сөеп,

Үстерәсең безне.

Тик яхшы теләкләр

Телисең һәр көнне.

Әнием- бәгырем,

Кадерлем син минем,

Тазалык- саулыклар,

Мин сиңа гел телим.

Ислам Сабирҗанов

Әни дигән газиз сүзне

Һәркем кечкенәдән белә.

Әни бит ул изге кеше,

Һәрчак ярдәмгә килә.

Кайда гына булсаң да

Әнкәй сине онытмас,

Кечкенә чагыңдагы кебек

Догасыннан калдырмас.

Рәзил Корбанов

Әнием син, кадерлем син,

Син- минем бердәнберем.

Айдан, кояштан да якты

Син генә бит әнием!

Иркәлисең мине һаман,

Яратасың гел сөеп.

Синең кебек әнием барга,

Яшим җирдә сөенеп!

Бишек җыры җырлагансың,

Куанып мин туганга.

Рәхмәт укыйм Ходаема,

Әнием, син булганга.

Алмаз Хакимуллин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: