Әтнә таңы

Әтнә мәктәпләрендә балалар ни ашый

Балаң мәктәптә ни ашый? Мәктәптә укучы бала өчен дөрес итеп туклану бик мөһим. Дәресләр вакытында, бүгенге катлаулы укыту системасында бигрәк тә, бала организмы бик зур йөкләнешкә дучар була. Уку-укыту системасының таләпләренә тиешле дәрәҗәдә җавап бирү өчен баланың дөрес туклануына зур игътибар бирү сорала. Табиблар мәктәптәге ризыкларны кабул итә алмаган балаларның...

Балаң мәктәптә ни ашый?

Мәктәптә укучы бала өчен дөрес итеп туклану бик мөһим. Дәресләр вакытында, бүгенге катлаулы укыту системасында бигрәк тә, бала организмы бик зур йөкләнешкә дучар була.

Уку-укыту системасының таләпләренә тиешле дәрәҗәдә җавап бирү өчен баланың дөрес туклануына зур игътибар бирү сорала. Табиблар мәктәптәге ризыкларны кабул итә алмаган балаларның өлгерешенең түбән булуын, шул ук вакытта аларның тизрәк аруын,авыруларга ешрак бирешүен күзәткән. Кайнар ризыкларның файдасы турында берәү дә сүз көрәштерергә җыенмый, әлбәттә. Хәзер мәктәп ашханәләрендә ашату да бик күпкә яхшырды. Ашау нормалары санитар- эпедимиологларның таләпләреннән чыгып карала. Мәктәп менюсы һавадан алып кына төзелми, теләдең, кичә - ботка, бүген - котлет пешереп кенә булмый бит. Ашау ике тапкыр итеп билгеләнгәннән соң, бу эшкә әти-әниләрне дә тарттылар. Беренче ашау хөкүмәт исәбеннән булса, икенчесе өчен ата- ана түли. Безнең район мәктәпләрендә бу сумма 100 һәм 150 сум тирәсендә тибрәлә. Айга укылган көннәр исәбенә бүлсәк, күренеп тора, мактанырлык сан чыкмый. Менә шул "тиен"нәрдән чыгып төзиләр мәктәптә менюны. Ярый ит белән күмәк хуҗалыклар тәэмин итә.

Реклама

Күшәр төп мәктәбендә дә балалар ике тапкыр ашыйлар. "Күшәр" күмәк хуҗалыгы аларга ай саен 35 килограмм ит бирә. Мәктәптә укучы 65 балага бу җитеп бара.

  • Атнаның алты көненә алты төрле аш пешерәбез. Дөгеле, борчаклы, токмачлы, кәбестәле... Кәбестәне балалар үзләре үстерә. Шулай ук төрле салатлар - винегрет, чөгендер, кишер, шул ук кәбестә салаты. Җәй көне җиләк - җимештән күп итеп варенье кайнатып куярга тырышабыз. Балалар чәйне дә шуның белән эчә, - ди мәктәп ашханәсе пешекчесе Резеда Шакирова.

Ул биредә инде 26 ел эшли. Шуның соңгы 8 елында төп пешекче вазифаларын башкара.

  • Күп кенә мәктәп ашханәләрендә "балалар ашамый" дип зарланалар. Ә сездә бу яктан ничек? -дип кызыксынам.
  • Бездә андый хәлнең күзәтелгәне юк. Бик яратып ашыйлар. Әле" апай тагын сал әле", дип киләләр. Алар ашаганга шатланабыз гына, - ди ул.

Мәктәп ашханәсенә су кергән, элеккечә ташып азапланасы юк. Резеда янында пешекче ярдәмчесе Зөлфия Камаева да бар. Тыршы кызларның хезмәт хаклары гына түбәнрәк. Акчаның кыйммәте булмаган заманда яшибез шул. Барлы-юклы биш мең акча белән бик ерак китеп булмый. "Хөкүмәтебез мәктәп хезмәткәрләренең эш хакын да кайгыртса бик яхшы булыр иде",- дип өметләнә алар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: