Әтнәле, ковер чистарткыч чараны арзанга үзең ясый аласың
Җәмгыять

Әтнәле, ковер чистарткыч чараны арзанга үзең ясый аласың

Тиздән бәрәңге чыгарабыз, аннан өй юабыз... шул исәптән коверларны да чистартабыз. Ә ковер чистарту чарасы сизелерлек кыйбат тора. Шуңа күрә аны үзең ясау отышлырак.

Арзанлы булудан тыш, аның составында әллә ничә төрле химия чаралары юк. Ә иң мөһиме - ул бик яхшы чистарта.

1) Уртача размерлы савыты булган распылитель кирәк.

2) Шуңа 1 аш кашыгы сода салына.

3) 1/3 стакан уксус өстәлә.

4) Эссе (кайнар түгел) суны савытның кырыена 5 см тутырмыйча салына.

5) 1 аш кашыгы кер юу порошогы өстәлә.

Бу сыеклыкны ковердагы тапларга сиптереп, яистартыгыз. Бик җиңел чистара!


Нет комментариев