Әтнә таңы

Уйландыра да, моңландыра да (6+)

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры тамашачыларга тәкъдим иткән “Бәхет кошы” исемле музыкаль феериясен без дә гаиләбез белән карадык.

Реклама

Морис Метерлинкның әсәре гаять дәрәҗәдә тормышчан, нәкъ менә бүгенге көн таләпләренә җавап бирә. Биредә барысы да бергә тупланган, ә алгы планда – гаделлеккә, намуслылыкка өндәү. Ә аның балалар тарафыннан яңгыравы уйландыра да, моңландыра да...
Биредә тамашачылар фикерен куллану дөрес­рәк булыр.
Алия Садриеваның социаль челтәрдәге фикере:  – Бүген балаларым белән "Бәхет кошы" спектаклен карау бәхетенә ирештек. Сәхнәдә – могҗиза. Тәнәфес ясап алган арада шул могҗизаны тудыручыларның сәхнә артындагы тормышын күреп сокландым. Афәрин, саулык, иҗади уңышлар һәммәгезгә дә.
Зилә:
– Тирән, фәлсәфи мәгънәле спектакль. Бөтен тормыш юлы күз алдыннан уза – нәтиҗә ясыйсың, уйландыра...  
Спектакльдән соң, шау-гөр килеп үзара әңгәмә тотучылар фикере дә ишетелде: “Искиткеч булган бу. Әле мондыйны караган юк иде. Безнең бик оста яшь буын артистлар да үсеп килә икән бит. Балалар гына да димәссең”.
Дөрестән дә, спектакльдә алтмышлап бала: “Алчәчәк” бию төркеме, “Конфетки” вокал ансамб­ле, сәнгать мәктәбе укучылары катнашты. Төп рольләрне дә сәнгать мәктәбендә белем алып чык­кан, Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары – Булат Мөхәмәдҗанов һәм Мәдинә Хәкимова башкарды.
Биредә бию элементлары күп – шөкер, балалар бик оста башкардылар. Җырлары да күңелгә үтеп керерлек, сүзләре мәгънәле.
Тамашачылар фикеренә караганда, спектакль йөрәкләргә үтеп керә алды, уйландырды. Бу очракта һөнәри артистларның гына түгел, балаларның тырышлыгын ассызыклау кирәк. Афәрин, булдырдылар!
Спектакльдән алган тәэсирләр бүгенге көндә дә истән чыкмый, уйландыра.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: