Этнэ таны

ВАТАН БАТЫРЛАРЫН ОНЫТМЫЙ

Күлле Кимедә гомер итүче Шәрифулла Батырша улы Батыршин Мәскәү мэры Сергей Собянин исеменнән тәбрикләнде.

"Мәскәү астында немец-фашист илбасарларын хәлиткеч җиңүгә керткән өлешегез онытырлык түгел. Мәскәү, бөтен ил халкы сезнең алда баш ия. Сезгә саулык-сәламәтлек һәм бәхетле гомер телибез", - диелгән башкала башлыгы котлавында.

Реклама

1941 елның декабрендәге әлеге җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Мәскәүдә юбилей медале чыгарганнар. Медальне башкаланы яклап сугышып, бүгенге көндә дә исән-сау яшәүче ветераннарга тапшыралар. Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча начальнигы Алмаз Борһанов: "Ике районның әлеге җиңүгә өлеш керткән бердәнбер исән-сау ветераны ул", - диде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрдәнов та ветеранны һәм аның хәләл җефете Кәүсәрия Йосыф кызын район хакимияте исеменнән кайнар котлап бүләкләде, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Котлау сүзләрен район­ның ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов дәвам итте. Ахырдан, "Данлыклы ветераннарны барлап, башка районнар үрнәгендә истәлек китабы иҗат итәргә иде", - дип, планнары белән дә уртаклашты. 91 яшьлек Шә­рифулла Батыршин өчен бу көтелмәгән кү­ңел­ле яңалык булды, берара бер­ни әйтә алмый торды. Ә соңыннан күз яшьләре аша ул чорны искә алды. Су­гыш афәте авырлыкларын, һәлак булган сугышчан иптәшләрен ис­кә төшерү, шул ук вакыт­та шатлык яшьләре дә иде бу. 1941 елның 7 ноябрендә Кызыл мәйданда узган хәрби парадта да катнашкан ул. Сугыш ветеранының сугыш һәм тормыш юлын моннан өч ел элек, 2009 елның №4 (1605) санында дөнья күргән "Яшьлек шулай узды..." мәкаләсендә чагылдырган идек.

Кулларына чәчәкләр бу­­кетын кысып тоткан Кәү­сәрия апаның гына шат­лыгы эченә сыймады. "Өлкән буын җылы сүз­гә, игътибарга мохтаҗ. Рәх­мәт, онытмыйлар... Күңел булды", - дип елмайды. Ветеран һәм аның тормыш иптәше белән әңгәмәдә тагын бер күңелле да­таның якынлашуы ачык­ланды: тиздән бергә яши башлауларына 65 ел була икән. Сәламәтлек белән, куанып-шатланып каршы алсыннар.

Теги: ватан,
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: