Этнэ таны

Күптәнге хыялым иде

Күптән уйлап йөргән хыялым көтмәгәндә тормышка ашты. Уйламаганда Болгар жыенына барырга насыйп булды.

Иртән сәгать 6да Әтнәдән ике автобус, район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов җитәкчелегендә, Аллага тапшырып, юлга чыктык. Әйләнә-тирәне күзәтә-күзәтә 3 сәгатьтә барып җиттек. Андагы төзелешләрне, зур мәчетләрне күреп исебез китте. Чират белән мәчетләргә кереп карадык. Белгән догаларыбызны укып, сәдакалар салдык. Теләкләр теләдек.

Бизәлеш, мөмкинлек исең китәрлек. Сулыклар. Урамда хикмәт: адым саен өстәл, зур казаннарда пылау пешә, шашлык кыздыралар. Өчпочмак, гөбәдия... - нинди ризык ашыйсың килә, бары да бар. Барысы да кайнар. Зур самовар кайнап тора. Ачыксаң, утыр да аша гына.

Реклама

Бераздан аякны атлап түгел, шудырып кына бардык. Халык су агымы кебек җыйналган иде. Ил башлыклары да, Мәскәү кунаклары да, ерак-ерак шәһәрләрдән килүчеләр дә чиксез иде. Бар кеше сокланып карады. "Ничек төзеп бетерделәр икән моны", дип гаҗәпләндек.

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов җыйналган бар халыкка шушы "Изге Болгар" жыенында катнашулары өчен рәх­мәтен белдерде. "Киләчәктә дә динебезне, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә язсын", - диде.

Бик зур тәэсирләр белән кайттык. Район җитәкчелегенә дә, оештыручыларга да, алып баручыларга да бик рәхмәтлебез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: