Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Ялгыз көймә", "Түз, йөрәк!" "Ызандашлар" авторы Гүзәл Галләмова бәлеш пешерә

- Гаепләмәгез, мин аш-су остасы түгел, шулай да һәр әни, әби пешерә беләдер бәлешләрне. Шулай да фотосурәтләргә игътибар итәм, тышлыгы көрән төскә керә, күпләребезнең. Бәлки кемдер минемчә эшләп карап, яхшырак дип табар. Шуңа гына язам. Ит бәлешенең матур, тәмле пешүе эчлекне җылытып салуда күрәм. Дистә еллар шулай пешерәм. Эчлекне (туралган...

- Гаепләмәгез, мин аш-су остасы түгел, шулай да һәр әни, әби пешерә беләдер бәлешләрне. Шулай да фотосурәтләргә игътибар итәм, тышлыгы көрән төскә керә, күпләребезнең. Бәлки кемдер минемчә эшләп карап, яхшырак дип табар. Шуңа гына язам. Ит бәлешенең матур, тәмле пешүе эчлекне җылытып салуда күрәм. Дистә еллар шулай пешерәм. Эчлекне (туралган бәрәңге, суган, ит инде) , зуррак таба яки кастрюльдә җылытам, кайнаррак булса тагы да яхшы. Чөнки бәлешнең камыры аша эчлеккә җылы үтеп пешү дәрәҗәсендә кайнарлыкка ирешкәнче, бәлеш тышлыгы инде хәйран гына кызара. Ит бәлешен 2 сәгать ярым пешерергә дигән нәрсәне аңламыйм мин. Өчпочмаклар 45-50 минутта пешкән кебек пешеп чыга ит бәлешем. Духовка (мич) җылысы сурән булса, ит бәлешенә бер сәгать - иң күбе! Ә түбәндәгечә иткәндә камыр бик тәмле һәм юкарак була. 1 стакан җылы су, 1 стакан сыек май (рафированный, бер бармак киңлегендә тутырмасагыз да ярый), 1 аш кашыгы тигезләп песок, 1 чәй калагы тоз, 2 йомырка сарысы, разрыхлитель чама белән. Бәлеш кайнар мичкә кереп 20 минутлап пешкәч, бөкесен ачып ярты стакан чамасы (уртача зурлыктагы бәлеш турында язам) бераз тозлы, майлы, борычлы тәмле кайнар шулпа салып җибәрәсез, әлбәттә. Бәлеш пешеп җиткәч, мичтән алгач ачмыйча, калынрак тастымаллар белән капланган килеш 10 минут торса, өйгә таралган кайнар, хуш исле пары белән җанны кинәндерә, йөзләр балкый, кәеф күтәрелә, өйдә бәлеш ашарга күңелле атмосфера хакимлек итә. Мондый ит бәлеш ничек тәмле булмасын ди инде?! Эчлекне җылытып (кайнарлатып) салганга, матур булсын дип тырышып ясаган камыр тышлыгы көрән төстә булмый инде, хөрмәтле хуҗабикәләр! Гомер-гомердән затлы милли ризыгыбыз саналган - ит бәлеше, табын уртасында, аксыл-саргылт төсе белән кояш күзләрне иркәләгән кебек, гел үзенә каратып тартып тора -тәмләп ашап бетергәнегезне сизми дә калырсыз. Барыгызга да гаилә бәхете, муллык телим", - дип яза Гүзәл.

Бәлешне пешереп ашыйсыгыз килгәндер укыганда ук. Пешерегез, тәмле булсын! Ә яза белеп язган Гүзәл Галләмовага иҗат уңышлары телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев