Этнэ таны

Саклану беребезгә дә зыян итмәс

"Изгелек" үзәгендә полиция хезмәткәре Илшат Баязитов катнашында түгәрәк өстәл артында барган сөйләшүдән соң шундый нәтиҗәгә килдем.

Соңгы вакытта экстремизм, ваһһабистлар... ке­­бек колакка ятышсыз сүз­­ләрне еш ишетәбез. Янә­шәсенә мөфтинең ма­шинасы шартлау, үте­рү, кулга алу да өстәлде. Әтнәбезгә бер көтү ОМОН хезмәткәрләре кайтып, Ары урманына ике тапкыр вертолет төшеп, кемнәрнедер эзләде­ләр, тапмадылар. Китапханә­ләрдәге, мәчетләрдәге ки­таплар тикшерелде - кабул итеп булмаслык хәлләр, әмма кире кагып та булмый. Кан кою өчен акыл кирәкми билгеле, тик без - акыллы халык. Шуңадыр да республикада әлеге төркемнәр теркәлмәгән бердәнбер район булып калганбыз. Тик... кеп-кечке­нә районда үте­рү, авыл яшьләренең берөзлексез сугышып торуларын инде инкарь итеп булмый. Һәр адымда хәвеф сагалап тора, чөнки Әтнә Казанга бик якын. "Иң куркытканы: Бәрәңге районында гына 300дән артык ваһһабист учетта тора..." - дип сөйли Илшат Габдел­нур улы. Халыкның өлкән катламы белән эшләүче оешма менә шулай бөтенесен уртага салып сөйләшүне кулай күрде. "Безнең оешмада гел хатын-кыз, сәясәтне дөрес аңлап та бетермибездер, шуңа чакырдык. Өлкәннәргә ни­чек аңлатыйк", - дип со­рады оешма җитәкчесе Гөл­синә Шакирова.

Реклама

"Әлеге агымнар Чистай, Бөгелмә, Әлмәт, Норлатта... күзәтелә. Ваһһабизм - диннең безгә хас булмаган бер төре, ул иң элек Дагыстанда киң тарала, асылы, ОМОН хезмәткәрләре аңлатуынча, акча эшләүгә кайтып кала... Нәтиҗәдә имамнар үтерелә, мәчетләр яндырыла. Шундый күренеш хәзер Татарстанда күзәтелә", - ди полициянең Әтнә бүлеге башлыгы урын­басары Илшат Бая­зитов. 90нчы елларда Та­тарстанда мәчетләр бик күп салынды, күбесен Сөгуд Гәрабстаныннан ки­леп төзеделәр. "Мәчетне төзегәч, имамны үзебез­некен куябыз", дигән шарт белән төзелде алар. Ваһһабчылыкка да, экстре­мизм, терроризм ни­гезләренә дә өйрәтелгән бу белгечләр дигән фараз бар..." - Илшат аңлатканнарның бер өлеше бу, дингә кагылганы. Башка төрләре дә читтә калмады... Азмы-күпме барыбыз да таныш мондый тайпы­лышлар белән, Йәхвә тарафдарларын күрдек, рә­хәт тормыш ясарга те­ләделәр. Уртак тырышлык белән алар да районыбыздан чыгарылдылар. Тотрыклы сәясәт булмаумы, илебездә барган кризислар нәтиҗәсе йогынтысымы, бер чиктән икенче чиккә тайпылулар ешая. Яшьләрнең төрле секталарга тартылуларына да иманның нык булмавы сәбәпче. Озын сүзнең кыскасы, аңлату кирәк, саклану кирәк, күк бар җирдә ук бар, дигән борынгылар. Өлкәннәргә генә кагылмый бу, бик тиз ышанучан халык без.Эксремистлар, ваһһабист­лар янәшәсендә социаль мошенниклары да җитәрлек әле аның. Сотовый телефоннар аша акча күчерә күрмәгез, "Шевроле Круз" машинасы отты­гыз", дигәннәргә дә ышанмагыз, соңгы вакытта расчетный счетлары бар дип, 300 мең сумга кадәр акча күчерүчеләр дә булган, дип сөйләшәләр. Бушка берәү дә бирми. Ишекләрегезне дә теләсә-кемгә ачмагыз, өегезгә үзегез белмәгән сатучыларны да, чегәннәрне дә керт­мәгез, балаларыгызга да аңлаты­гыз... Саклану зыян итмәс.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: