Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

6 яшьлек малайны үлемгә китергән сәбәпләр тикшерелә

Татарстанда 6 яшьлек малай һәлак булган.

Бу хакта «Татар-информ» МА ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Бүген иртән Актаныш районы полициясенә хатын-кыз мөрәҗәгать иткән, ул 6 яшьлек улы юкка чыккан, дип хәбәр итә. Малайны эзләү нәтиҗәсендә, башта дамбаның яр буе зонасында Актаныш буалары янында бала киеме табыла, ә сулыктан ун метр ераклыкта, башы өлеше җәрәхәтләнгән гәүдәсен табалар.

«Кече баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, аны тикшерү прокуратура контролендә.Хәзерге вакытта вакыйга урынын карап чыгуда район прокуроры Рамил Әскәров катнаша. Агентлыкка мәгълүм булганча, кичә уникенче яртыда бала элек хөкем ителгән, исерек күршесе белән велосипедта йөрергә киткән. Һәм ул өйгә кире әйләнеп кайтмый, ир-ат берүзе кайта. Башлангыч мәгълүматлар буенча, бала тончыкка булырга охшаган. Бәлки, су коенырга булгандыр. Күршесе аның гәүдәсен куакларда ташлый да һәм кайтып китә. Бу хәлнең барлык нечкәлекләрен тикшерү эшләре бара.

Каникуллар башланып китте. Балаларыбызны күз уңыннан югалтмыйк. 

Чыганак http://agryz-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев