Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Акчага кызыгып, закон бозарга да курыкмыйлар

Җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Марат Әмировтан алган мәгълүматлар буенча, 8 айга төрле җәзага хөкем ителгән 45 кеше үткән. Шулар арасында – өчесе хатын-кызлар.

Бу хатын-кызларның берсе – әйбер урлап, икенчесе – алимент түләмичә, өченчесе өендә законсыз рәвештә миграция оештырган өчен. Калганнары – ирләр.

Суд чыгарган җәзаны тиешле дәрәҗәдә үтәмәгән өчен, 6 хөкем ителүчегә сынау шартлары катгыйланган. Аларның хөкем ителү вакытлары арттырылган. Моннан тыш, 2 кеше ирегенән мәхрүм ителгән.

– Кайбер кешеләр, акчага кызыгып, читтән кайткан чит ил гражданнарын үзләренә яшәргә кертәләр. Закон буенча чит ил гражданины кеше кайда регистрация үткән, шунда яшәргә тиеш. Тик алар анда яшәмиләр, пропискага керәләр дә юкка чыгалар. Ә йорт хуҗасына законны бозган өчен җавап бирергә туры киләчәк, – дип аңлатып үтте Җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Марат Әмиров.

Узган еллар белән чагыштырганда, бу күрсәткечләр бер дәрәҗәдәрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев