Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Акчалы булам дип

Берәү район үзәгендәге кибеттән продукция ала һәм шунда үзенең акчалары һәм документлары салынган барсеткасын онытып калдыра.

Ә икенче берәүгә шул гына кирәк тә. Сатучы күрмәгәндә, барсетканы алып тыгып та куя һәм кибеттән чыгып китә. Үз өенә кайту юлындагы тукталышта барсетканың эчен ачып карый, акчасын ала, ә барсетканың үзен документлары белән бергә ташлап калдыра. Документларны битараф калмаган кешеләр табып алып, хуҗасына кайтарып бирәләр.
Акчадан җилләр искәнне күреп, барсетка хуҗасы полициягә хәбәр итә.
Каракның эзенә тиз төшәләр, аңа карата җинаять эше ачыла.
 “Әлеге эш буенча тикшерү дәвам итә. Урлаучыга бу гамәле өчен җавап бирергә туры киләчәк, – ди Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров. Башкаларга гыйбрәт булсын бу хәлләр. Акчасы ярар, документларны торгызу авыр, вакыт сорый. Мондый хәлдә калсагыз, иң беренче чиратта шул хакта онытмасагыз иде”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев