Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Алдап акча «суыралар»

Газета битләрендә күп тапкырлар язып кисәтүгә карамастан, мошенниклар кармагына эләгүче райондашлар һаман кимеми.

Мошенниклыкның яңа төрләре дөнья күрә тора, шуңа күрә игътибарлылыкны тагын да ныграк арттырырга чакырам.

Ялганның вариантлары хәзер гаять күп. Полиция хезмәткәрләре мошенниклыкның яңадан-яңа төрләре һәм аны ничек белеп булу турында еш сөйлиләр. Әмма, хәтта күп мәгълүматлы булган хәлдә дә, алар корган капкынга эләгүчеләр күп. Чөнки мошенниклар һәр вак-төяк буенча да төгәл расчет, план, стратегия коралар, ке шелеклелеккә, ачык йөзле яки саран булуга, куркуга басым ясыйлар.

 Кызганычка каршы мошенниклар ятьмәсенә, беренче чиратта, тиз ышанучан пенсионерлар эләгә.

Шулай да корбан психологияле теләсә-кайсы яшьтәге кеше алар тозагына эләгергә мөмкин.

Ачыклап узыйк әле, мошенниклар нинди ысуллар куллана:

1. Әйтик, сезнең телефон шалтырый, номеры таныш түгел яки “900” номерыннан шалтырата. Кырыс ир-ат тавышы, имештер, офистагы шау-шу аша мөрәҗәгать итә: “Хәерле көннәр!” Шул ук вакыт - та ул исем-фамилиягез белән эндәшә. ”Бу банкның куркынычсызлык хезмәте. Без шәх - си кабинетыгызга киберҗинаятьчеләр керергә теләвен сиздек.Кичекмәстән акчаларыгызны куркынычсыз счетка күчерегез, югыйсә аларны урлаячаклар”. Онытмагыз!

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев