Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Алдыйлар, алданабыз

Мошенникларның төрле ысуллар белән алдарга тырышулары, райондашларыбызның гел алар тозагына эләгүе турында язып торсак та, алданучылар кимеми.

Әллә соң, бу кешеләр газета укымыйлар, әллә инде б езнең сайтыбыздагы көндәлек яңалыклар белән танышып бармыйлар. Аптыраган бу эшкә. Күптән түгел, бер райондашыбыз кабат мошенниклар кармагына эләккән. Бу юлы кредит картасы белән.

– Мошенникларның киң таралган алдау ысулы инде бу. Сезнең исемгә кредит алырга телиләр, дип шалтыраталар. Һәм моны булдырмас өчен акчаларны икенче счетка күчерергә кирәклеге турында әйтәләр. Әлеге иминлек счетының мошенникларныкы булуы турында никадәр кисәтәбез, тик халык кына аңламый. Мошенннкилар әйткән счетка акча күчерергә ярамый, дип тагын бер кат кисәтәсем килә, – ди эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.

Бу очракта да, мошенник бер райондашыбызга билгесез номердан шалтыратып, үзен ФСБның өлкән тикшерүчесе дип таныштыра. Исем, фамилиясен дә атарга онытмый. Шуннан башлана инде хикмәт, үзәк банк хезмәткәре дә шалтырата. Кыскасы, булган акчаны икенче счетка күчерткәнче тырышалар мошенниклар. Бары тик райондашыбыз, мошенниклар аңа кабат кредит алырга тәкъдим иткәннән соң гына¸ үзенең алдануын аңлап ала. Тик эш узган була шул инде.

– Зинһар өчен, таныш булмаган номердан чыгучылар акча турында сүз алып баралар икән, иң мөһиме сөйләшүне өзеп кую, – дип кисәтә район эчке эшләр бүлегенең өлкән дознователе Айсылу Нигъмәтҗанова.

Игътибарлы булыйк, җәмәгать. Мошенниклар тозагына эләкмәскә тырышыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев