Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Алдыңмы – җавабын да бирә бел

Район үзәгендә урнашкан супермаркетта бер райондашыбыз касса кырыена куелган портмонены кулына төшерә.

Ул үзен берәү дә күрми дип уйлый. Җавап бирергә туры киләчәген генә уйламый. Портмоне үзе алай кыйммәт булмый, әмма аның эчендә 11 мең сум акчасы була. Югалтучы гаризасы нигезендә, каракның эзенә тиз төшәләр. Аңа карата җинаять эше ачыла. “Кибеттә, яисә башка урында портмоне, кошелек ише әйберләр тапкан очракта, шунда ук кибетчеләргә яисә полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итегез. Шулай булмаганда, болай эшләү караклыкка керә”, – ди эчке эшләр бүлегенең Өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев