Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Анасы кызын туе алдыннан үтерергә булган

Акылдан язганмы? Юк, сәбәбе башка...

Шушы көннәрдә Кырымдагы Красноперекопск шәһәрендә яшәүче 50 яшьлек ханымга җинаять эше кузгатылган, ул туй алдыннан кызын үтерергә омтылган.

Яшь парның бәхетенә комачауларга теләвен ул оныгыннан аерырлар дип куркуы белән аңлата. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының Севастополь буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"32 яшьлек яшь хатын никахын теркәүне планлаштырган, шуннан соң ир белән хатын башка урынга күчәргә ниятләгән. Кәләшнең әнисе моңа каршы төшкән, чөнки кызы алып китәргә ниятләгән оныгы белән аерылышырга теләмәгән. Бу хәл нигезендә алар арасында конфликтлар булган. Ә чираттагы низагтан соң ул булачак кияве белән хатын яшәгән йорт подъезды янында кызын көтеп алган һәм аның эченә пычак кадаган.

Бәхеткә, әнисе ниятләрен ахырына җиткерергә өлгерми, яшь хатынны табиблар коткара. Соңрак 50 яшьлек хатын хокук сакчыларына кызына һөҗүм итүе турында үзе хәбәр итә.

Аңа карата кеше үтерергә омтылу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта ул, суд карары буенча, сак астында тотыла.

Автор: Резида Валитова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев